Актанышта инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

1-10 декабрьдә традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, муниципаль район советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләгән оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.

Очрашуда узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, уңышлар билгеләп үтелде, килеп туган проблемаларны чишү юллары билгеләнде. Шулай ук киләчәккә бурычлар куелды.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Бу план кысаларында районда яшәгән инвалидларга төрледән-төрле чаралар оештыру күздә тотыла – спорт ярышлары, район җитәкчелеге белән очрашу, юридик ярдәм күрсәтү, бәйгеләр, мәдәни чаралар һ.б.

Билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Актаныш районында 2564 инвалид, шуларның 255 балачактан инвалид, 99 инвалид балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International