Бүген Актаныш районының Киров авылында блок-модульле ФАП кулланышка тапшырылды. "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ җиткергән әлеге ФАПның гомуми мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Яңа фельшер-акушерлык пунктында медицина хезмәткәрләре Люция Фатыхова һәм Фарсия Габдрахманова гомуми халык саны 902 гә җиткән авылда сәламәтлек сагында торачаклар.
Үткән 2016 елда мондый ФАП Иске Байсар авылында кулланышка тапшырылган иде. Бүгенге көннән Актаныш районында барлыгы 9 блок-модульле ФАП халыкка хезмәт күрсәтә.
ФАПлар республиканың иң еракта урнашкан торак пунктларында төзелә һәм авыл кешләре медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алырлык үзәкләр санала. Анда беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән бөтен җиһазлар да бар. Барлык ФАПлар да җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителгән. ФАПлар төзү программасы республикада 2012 елдан башлап тормышка ашырыла.