Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары белән әдәби кафе оештырылды. Ул Александр Исаевич Солженицынның 100 еллыгына багышланды.
29 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, В Контакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов чыгыш ясадылар.
Фикер алышуларда районның иминлеген саклау һәм салымнар җыю буенча тәкъдимнәр булды. Аларның урынлы булуын район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклады.
Дәүләт Думасы беренче укылышта «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын кабул итте.
2016 елның 23 июнендәге 219-ФЗ санлы «Гражданлык хәле актлары турында " Федераль закон нигезендә ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән "Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры” Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба—ЗАГС ЕГР) эшкә күчтеләр.
Ноябрь аенда актанышлыларны дүрт көн ял көтә: 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көннәре. Биш көнлек эш атнасы белән хезмәт куючылар 3, 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк.
Татарстанның Җиңү волонтерлары “Балалар Җиңү турында” проектына 10 сентябрьдән старт бирде.
Төп максат – балаларны ирекле патриотик эшчәнлеккә тарту.
Республикада 75 “Җиңү волонтерлары” отрядлары оештырылган. Проект барышында аларның саны артыр дип көтелә. Иң яхшы патриотик эшчәнлек алып баручы отрядлар республика “Җиңү волонтерлары. Без Җиңүгә әзер” җыенына чакырылачаклар.
Әлеге проектта Актаныш укучылары да бик теләп катнаша.
2018 елның 31 октябренә кадәр яшьләрнең “Премия Траектория” бәйгесенә заявкалар кабул ителәчәк. Конкурста яшьләрне һөнәри ориентлаштыру буенча чаралар алып баручы физик һәм юридик затлар катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен заявка бирергә һәм “Россия яшьләре” мәгълүмати-телекоммуникацияләр “Интернет” челтәрендә теркәлергә кирәк (ais.fadm.gov.ru/measures/view/15403).
“Чүп-чар реформасы” - яңалыкны шулай дип атадылар. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законга һәм Русия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы карарына төзәтмәләр (алар яңа елдан гамәлгә керәчәк) кертү белән бәйле ул. Бөтен илдә калдыкларны җыю, транспортта ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк.
1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар закон буенча төбәк операторы белән калдыклар чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш.
Энгель Нәвап улы Израильгә булган эшлекле сәфәрдән төнлә генә кайтуына да карамастан, иртәннән үк атналык киңәшмә белән эш көнен башлап җибәрде. Атналык эшчәнлеккә анализ ясаганчы, район башлыгы Кытай һәм Израильгә булган эшлекле сәфәрләрдә өйрәнелгән, тәкъдим ителгән яңалыклар белән таныштырды, фикерләрен белдерде, җитәкче-белгечләргә яңа бурычлар куйды.