ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

“Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга”дигән шигарьне васыять итеп калдырган юлбашчы, Пучы авылы очрагында да, үзенең дистә еллар торган урыныннан балаларны аң-белемле итү өчен кузгалган кебек килеп чыга.

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов белән  Пучы урта мәктәбендә башланып киткән очрашу Пучы мәдәният йорты каршында дәвам итте. Бүген Пучы авыл җирлегенә бөек юлбашчыбыз, даһи  В.И.Ленин “кайтты”.

Бүген Актаныш районының Пучы авылы вакыйгаларга бай булды. Вакыйгаларның да ниндие бит әле!

Татарстанның беренче президентын биргән җирлеккә   Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов килде.

2018 елның 1 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

2018 елның 1 ноябренә һава торышы.

2018 елның 31 октябре 18 сәгатьтән - 1 ноябрь 18 сәгатькә кадәр-

Көнчыгыш һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава,

Явым-төшемсез,

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10º,

көндез максималь һава температурасы -2..+2 .º

3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылган. Казанда бүлекләр 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, шулай ук Тукай районында МФЦ филиаллары - 8:00 дән 17:00 гә кадәр. Башка район филиалларында эш көне - 8:00 дән 12: 00 гә кадәр.

4,5,6 ноябрь-ял көннәре.

3 ноябрь 11   сәгатьтә   Актаныш районы хакимият бинасында киңәшмәләр залында Россия Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы халыкны шәхси сораулары белән кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон: 3-21-14.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

КПРФның Актаныш районы башлангыч оешмасының 1 нче секретаре Мөнир Гомәров үзе дә шахмат турнирында катнашып, тренерларның комсомол эшчәнлегендәге һәм тренер-остаз буларак куйган бүгенге лаеклы хезмәтләрен бәяләп, Илдар Имамовка һәм Фәһим Галимовка КПРФ ҮКның “Ленин комсомолына 100 ел” орденын тапшырды.

Хөрмәтле тренерлар! Сезне чын күңелдән шушы искиткеч бәйрәм – тренерлар көне белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегез, түземлегегез һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Районның шахмат өлкәсендәге казанышлары – бу сезнең хезмәтегез. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы укучылар, барлык теләкләрегез тормышка ашуын һәм уңышлар телибез.

3 ноябрь көнне  Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чираттагысы – бәйрәм ярминкәсе узачак. Ит, ярма, он, яшелчә-җимеш, бал, икмәк, салам, тирес махсус билгеләнгән урыннарда сатылачак. Икмәк – хәрби комиссариат артындагы машина кую урынында, салам, тирес – янгын сакчыллыгы бинасы яныннан, урам буйлап, мунчага кадәр, ит, балык, сөт ризыклары ресторан тукталышында сатылачак.

Эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар җитештергән-үстергән продукцияне ярминкәдә сатуда һәр җирлекнең актив катнашуы сорала.

Нефтекама, Кукмарадан һәм башка шәһәрләрдән кием-салым, киез итек, савыт-саба белән сату итүче кибетләрнең дә Актанышка ярминкәгә килүе көтелә.

Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!

Агымдагы елда Актаныш авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы эшләнде. Балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алынып, уңайли итеп корылып, мәйданчык аскы Актанышка урнаштырылды.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Тылсым” мәктәп-бакчада 3 нче сыйныф укучылары өчен “Свирель” журналы буенча экологик сәгать уздырдылар. Журнал укучыларны сирәк һәм юкка чыга баручы хайваннар,аларны ничек саклап калу, шулай ук заповедниклар хакында, агачларның шәһәрдәге авыр тормышы, шулай ни өчен елгаларның юкка чыга баруы һәм башкалар турында таныштыра. Журнал төсле, укырга уңайлы, балалар өчен бик кызыклы.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары белән әдәби кафе оештырылды. Ул Александр Исаевич Солженицынның 100 еллыгына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International