Район мәдәният йортында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.
Беренче булып жюри әгъзалары мәктәп командалары тәкъдим иткән “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Анда ниләр генә юк – фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар, бергә эшләгән иҗади проектлар, портфолио, кул эшләре – бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр. Мәктәп командалары сыйныф сәгатьләрендә әти–әниләр белән бергә башкарган проект эшләрен дә алып килгәннәр.
Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – жюри рәисе Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы 24 мәктәпнең дә ата-аналар комитеты командаларына рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларгә белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә. Мәгариф эшчәнлегендә “Укытучы-укучы-ата-ана” бердәмлегенә омтылабыз. Моңа ирешүдә “Дус сыйныф серләре” бәйгесе көчле этәргеч бирә. Өч ел дәвамында бәйгедә катнашучы ата-ана комитетлары хәзер инде тәҗрибә туплады, остарды һәм алар яңа командаларга да үрнәк булып тора, дигән фикерен белдерде ул.
23 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак.
Кар явачак. Кайбер районнарда буран. Төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
Татарстан Росреестры Росреестрның Бердәм консультацияләр көнен үткәрү практикасына кертелгән территориаль органнары арасында беренче булды. Беренче тапкыр әлеге масштаблы чара, башка дәүләт структуралары (Пенсия фонды, салым хезмәте, башкарма комитет һәм тд.) белгечләрен җәлеп итеп, 2012 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча үткәрелде. Шуннан бирле ул елга ике тапкыр үткәрелә: язын һәм көзен. Бу еллар эчендә бердәм Консультацияләр көне үзенең әһәмиятен раслады, ә сорауларның төп өлеше махсуслаштырылган якка юнәлде. Гражданнар гади сораулар белән түгел, ә конкрет тормыш ситуациясе белән яки кайбер ведомстволарда катнашуны таләп итә торган проблемаларны хәл итүне сорап мөрәҗәгать итәләр, бу халыкның күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую буенча гомуми мәсьәләләр буенча мәгълүматлы булуы турында сөйли.
21 ноябрь көнне «Бердәм Россия» партиясендә «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча селектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Дәүләт Думасы депутатлары, партия проектының төбәк координаторлары, икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе кысаларында "Казан" халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен тавыш бирүдә бергәләп катнашыйк.
"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе 11 октябрьдә башланып киткән иде. Тавыш бирү дүрт этаптан тора. 21 октябрьгә кандидатлар исемлеге билгеле булды. Бәйгедә катнашучы аэропортлар булган шәһәр халкы 30 октябрьгә кадәр исемлеккә үз кандидатураларын тәкъдим итә алды. 11 ноябрьгә кадәр финалистлар ачыкланды. Җиңүчеләр 5 декабрьдә билгеле була.
Якташыбыз – Россиянең атказанган ветеринар табибы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь, күп санлы җырлар авторы - Үмәнәй егете Филүс Хисаметдиновның “Җырларымда – гомер агышым” иҗат бәйрәмен бүген – 21 ноябрь көнне район мәдәният йортында тамашачы алкышлап кабул итте.
Иҗат кичәсендә сүз һәм моң агылудан туктамады. Кичәнең кунаклары – милләтнең танылган композиторлары һәм җырчылары Резеда Шәрәфиева, Бәширә Насыйрова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәдиф Зарипов, Фәридә Фәйзуллина, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Сафиуллина, Чулпан Йосыпова, Ильяс Шәрипов, Айгөл Нәбиуллина шагыйрьнең хис-кичерешләрен, күңеле тирәнлеген, үтелгән гомер юлын язмыш бормалары аша үтә дә нечкә һәм хисси итеп, Актаныш тамашачысына тәкъдим иттеләр.
Өч секция һәм пленар утырыш барышында Бөтенроссия конференциясендә катнашучылар, докладларда һәм чыгышларда яңгыраган төп нигезләмәләргә һәм тәкъдимнәргә таянып, Татарстанда һәм Россия Федерациясе төбекләрендә татар төбәк тарихын өйрәнү һәм этник туризмны алга таба үстерү, татар авыллары тарихын язганда тарихи-мәдәни мирасны җентекләп өйрәнү, саклау, куллану һәм таныту кысаларында, татар халкының милли традицияләрен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, кәсепләрен һәм мәдәниятен үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Мин, Гобәйдуллина Фәйрүзә Фаяз кызы Актаныш районы вәкиле буларак, “Актаныш төбәгендә этнотуризмны үстерү кысаларында милли һөнәрчелек” дип исемләнгән доклад белән уңышлы гына чыгыш ясадым һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләндем.
Стратегия-2030 мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча стратегик сессияне видеорежимда ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, анда район һәм шәһәр башлыклары катнашты. “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Ярослав Кузьмин сессиядә катнашып, Татарстанның 2015-2018 еллардагы эшчәнлегенә бәя бирде, тәкъдим-фикерләрен белдерде, киңәшләрен бирде.
15-18 ноябрь көнне Казанның үзәк шахмат мәктәбендә классик шахмат буенча җиденче тапкыр республика чемпионаты үтте. Анда 14 команда арасында Актаныш район командасы чемпион исемен яулады. Бу – аларның алтынчы мәртәбә республика чемпионы исемен яулаулары!
Команда составында: Ригинат Нуриәхмәтов, Ленар Газыев, Марат Имамов, Фәһим Галимов, Роза Гыймазова, Илдар Имамов, Таһир Хөрмәтуллин, Фирүзә Нәбиева.
Тиз йөрешле шахмат, блиц-5 минутлык шахмат, классик шахмат – өч төрле ярышта да безнекеләр беренче булды!
Районыбыз данын яклап, җиңү яулаган шахматчыларны чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез!
20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның 10 еллыгына һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 9 ел тулуга багышлана.