«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ балалар өчен «Мин терлекчеләр династиясеннән» конкурсын уздыра.
Конкурста катнашу өчен «Терлекчелектә минем туганнарымның эше» темасына сәнгать эшләре (рәсем, кул эшләнмәләре) тапшырырга кирәк.
Конкурс «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары өчен үткәрелә.
Эшләр түбәндәге яшь категорияләре буенча кабул ителә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар (2-7 яшь), кече сыйныф балалары (1-4 сыйныфлар), урта мәктәп балалары (5 -7 сыйныфлар), өлкән сыйныф балалары (8-11 сыйныфлар).
Конкурс эшләре 2018 елның 10 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 211 кабинет.
Иң яхшы эшләр призлар белән бүләкләнәчәк.
Дәүләт Думасы «2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында " закон проектын ахыргы укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде:
-Соңгы елларда беренче тапкыр без профицит бюджетын кабул иттек. Димәк, дәүләтнең милли проектларны гамәлгә ашыру һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү чыгымнарын арттыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Өч ел дәвамында милли проектлар өстәмә 5,5 трлн сумнан артык акча алачак. Әлеге проектлар нәтиҗәсендә региональ йөрәк-кан тамырлары үзәкләрен үзгәртеп кору, халыкка онкология ярдәме челтәрен булдыру, өч яшькә кадәр балаларны балалар бакчаларында урын белән 100 процентка каплау мәсьәләсен хәл итү, 900 мең өстәмә белем бирү урыны булдыру, авария хәлендәге торакларда яшәүче кешеләрне күчерү мөмкинлеге булачак.
Балалар иҗат үзәгендә иң матур бәйрәм – Әниләр көне булып узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әниләре белән бәйрәмгә килделәр. “Минем әни бер генә!” портретлар күргәзмәсеннән һәр сабый үз эшен әнисенә күрсәтте. “Иң яхшы шигырь сөйләүче” бәйгесендә катнашучылар күчтәнәчләргә һәм бүләкләргә ия булдылар.Эчтәлекле бәйрәм концертын “Лачын” егетләр вокаль ансамбле ачып җибәрде. Әниләр дә, балалар да тамашада актив катнаштылар. Балалар өчен әниләр сәхнәләштереп күрсәткән “Теремкәй” әкияте аеруча күңелле булды. Кул эшләреннән, пешерелгән ризыклардан ”Хәйрия” күргәзмә-сату оештырылды.
23 ноябрь көнне мәдәният йортының кече залында үзәк китапханә хезмәткәрләре әниләр һәм технология техникумы укучылары өчен “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” дигән чара уздырды. Чарада ялгызы гына өч бала үстергән ике үрнәк әни – гомерен китапханә эшенә багышлаган Флүдә апа Гимадиева һәм тормышын почта белән бәйләгән Фәнҗия апа Харисова – үзләренең тормыш вакыйгалары белән уртаклаштылар, яшьләргә файдалы киңәшләр бирделәр.
Кичәдә Зөһрә апа Митрофанова үзенең әниләр турында язган шигырьләрен укыды. Лилия Талипова матур җырлары белән чараны ямьләде. “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” китаплар күргәзмәсе һәм аңа күзәтү ясалды, буктрейлер күрсәтелде.
Китапханә директоры Ландыш Шәмсунова әниләргә истәлек бүләкләре тапшырды, катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, олылау хисе булдыру, аларның һәркем өчен газиз, бер генә булуын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.
Хәрби комиссариат килешү нигезендә хәрби хезмәткә чакыра. Хезмәт итү, иң беренче чиратта, Үзәк хәрби округның хәрби частьларында, төгәлрәк әйткәндә – Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә танк дивизиясендә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Актаныш авылы, Ленин проспектының 51 нче йортына мөрәҗәгать итү кирәк, хәбәрләшү өчен телефоннар – 3-13-33, 3-13-35.
«Ышаныч телефоны»на кергән мөрәҗәгатьләрдә шалтыратучының исем-фамилиясе, атасының исеме, Татарстан Росреестры оешмасы хезмәткәрләренең коррупцион гамәлләре турында факт булырга тиеш. Мөрәҗәгать биш минуттан да артып китмәсен. Аноним шалтыратулар кабул ителми һәм каралмый. Мөрәҗәгатегезгә җавап аласыгыз килсә, телефон номерыгызны, почта адресын һәм электрон адресыгызны күрсәтү зарур.
Ялган мәгълүмат бирүчегә РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе буенча җаваплылык каралган.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Актаныш поликлиникасында теркәү бүлмәсенең 3-15-85 телефон номеры вакытлыча 3-05-47 номерына үзгәрде.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, әниләр һәм балалар, гаилә дәүләт тарафыннан якланганнар. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү - әти-әниләрнең тигез хокукы һәм вазифасы. Баланы матди карау тулы канлы физик һәм рухи үсеш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Балигъ булмаган һәм эшкә сәләтсез балигъ булган балаларны Россия Федерациясе территориясендә тәрбияләү мәсьәләләрен җайга салучы төп норматив-хокукый акт булып Россия Федерациясенең Гаилә кодексы тора. Әти-әниләр үзләренең балигъ булмаган, шулай ук эшкә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булган балаларын карарга мәҗбүрләр.
Бүген – 22 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Мәктәптән тыш республика үзәге”ндә балалар сәнәгате робототехникасының терәк мәйданчыклары булдыру буенча игълан ителгән бәйгесенең яклау этабы үтте. Актаныш районы Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин терәк мәйданчыгын Актанышта булдыру зарурлыгын күрсәтеп, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясады.Үз чыгышында Актаныш районында робототехника эшчәнлеге буенча ирешелгән үрләрне,кадрлар белән тәэмин ителешне, эшчәнлекнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башланып, дәвамлы алып барылуын күрсәтте. Терәк мәйданчыгы районыбызда булдырылган очракта, киләчәктәге планнар белән дә таныштырды. Техник юнәлештә эшчәнлек оештыру - замана таләбе.Чөнки хәзерге вакытта җәмгыятьнең барлык өлкәләре дә мәгълүматлаштырылган. Барлык төр яңалыкны актив эшчәнлеккә кертү алып барыла. Безнең максат-заман таләпләренә туры килгән, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары” категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шулай ук 8(85552) 3-44-16 телефон номеры буенча да аноним шалтыратулар кабул ителә.