ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

23 ноябрь көнне Актаныш балалар китапханәсенә иң яшь китап укучылар - 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “В” сыйныф укучылары килде. Алар өчен китапханәдә кызыклы экскурсия оештырылды. Балалар  кызыклы шигырьләр иҗат итүче шагыйрь Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Әдәби танышу “Шәвәли шигырь әвәли” дигән исем астында барды. Танышу электрон презентация белән тулыландырылды. Танышу балаларга бик ошады, алар шагыйрь турында бик күп мәгълумат алдылар.

26 ноябрь  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актаныш № 2 санлы мәктәбенең  X сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны  – архивның эшчәнлеген аңлатты.  Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында   “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда  укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева  кызларга, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.  

24 ноябрь көнне Татар Суыксу авылы китапханәчесе, Әниләр көне уңаеннан, Татар Суыксу урта мәктәбенең  укытучысы Галиева Алсу җитәкчелегендә 2 һәм 4 класс укучылары катнашында авылның мөхтәрәм заты – “кендек әбисе” Зарипова Әлфия апаның өенә барып, “Өйнең яме ана белән” дип исемләнгән чара - очрашу уздырды. Чарада 30 елдан артык гомерен Татар Суыксу хастаханәсендә акушерлык эшенә багышлаган 85 яшьлек  Әлфия апа Зарипова үзенең бай тәҗрибәле тормышы турында сөйләде, балаларга үгет-нәсихәт бирде.

Кеше язмышы – үзе бер тарих. Ә Әлфия апаның язмышы – ул авыл тарихы, дисәк тә ялгыш булмас. Күпме бала, якты дөньяга килгәч тә, аның ныклы, ышанычлы кулларына күчә. Мондый легендар шәхесне авыл халкының онытырга хакы юк. Җирлекнең төп байлыгы – ул аның халкы. Буыннан – буынга күчеп баручы авыл тарихы, аның күренекле кешеләре турында балаларга җиткерү  - әлеге чараның төп максатларының берсе.

Балалар әниләр турында матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Китапханәче аналар хакында татар халык риваятьләре сөйләде, “Сабантуй” балалар журналының Әниләр көненә багышланган ноябрь ае санына, әниләр турында язылган балалар шигырь китапларына күзәтү ясады. Әлфия апага истәлек бүләкләре тапшырып, аңа һәм якыннарына исәнлек –саулык теләп, кичәнең каһарманы белән саубуллаштык. Әниләргә, әни буласы кызларга карата ихтирамны, игътибарны кечкенәдән үк тәрбияләү, шәфкатьле, миһербанлы булырга өндәү ниятеннән оештырылган әлеге чара укучылар өчен тәрбия сәгате, күңелле бер вакыйга булды.

27 ноябрь көнне 10 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган “Әнкәй, бәгърем, көт безне” дигән бәйрәм концерты – кадерле әниләребезгә бәйрәм бүләге.

15 сентябрьдән башлап һәр икенче шимбәдә Актаныш районы хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Һәр баруда районнан 25-30 сәүдә ноктасы шәһәр халкы сораган товарлар – эре мал, кош итләре, сөт ризыклары, бал, яшелчә-җимеш белән сату итә.

24 ноябрь көнне дә актанышлылар Чулман проспектында Ипподром янында сату итте.

Шәһәр сатып алучылары район җитәкчелегенә һәм  Актаныш  хезмәтчәннәренә сыйфатлы сәүдә һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Яңа ел бәйрәмнәре, күтәренке кәеф һәм, әлбәттә инде, Яңа ел бүләкләре алу чоры якынлаша!

Кибет яныннан узганда, бөтенесен дә киеп карап, сатып аласы килә, бигрәк тә  ташламалы бәяләр кызыксындыра. 50- 60- 70 процент ташлама!

Сатып алганнан соң, өйгә кайткач кына, киемдәге җитешмәгән яклар күренә. Бу очракта нишләргә?

Кире кайтарырга мөмкинме ташлама белән алынган товарны? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Кулланучылар хокукларын яклау» законын аңлаталар, ул - сезнең өчен файдалы!

Татарстан Республикасында "Син - эшкуар" федераль программасына теркәлү дәвам итә. Проектның төп бурычы, эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгын стимуллаштыру тора.

Белем бирү программасында 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь татарстанлылар катнаша ала. 

«Син-эшкуар» белем бирү программасы кысаларында бушлай белем бирү чаралары комплексы (кейслар, семинарлар, эшлекле уеннар, тренинглар, мастер-класслар, дискуссион клублар) гамәлгә ашырылачак.

Катнашучыларның берсе булу өчен сайтта гариза тутырырга һәм проектта булырга теләгән эшкуарлык күнекмәләрен билгеләячәк махсус эшләнгән тест узарга кирәк.

23-24  ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш буенча Татарстанның иң оста көрәшчеләрен ачыкладылар. Татарстан чемпионаты ярышларында 10 үлчәү авырлыгында бил алышу барды.

Турнирда 45 командадан 367 көрәшче сыналды. Чемпионатта Актаныш данын яклап, көрәшчеләребез чыгыш ясады. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча бүлек җитәкчесе – Татар Суыксуы авылы егете Азат Габдерәшитов (тренеры Раил Сираев) 80 килограммлы үлчәү авырлыгында бил алышып, өченче урын яулады!


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Кадерле әниләр, мөлаем хатын-кызларыбыз! Ихлас күңелдән сезне мөкатдәс бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм!

Әниләр көне – безнең иң якын, кадерле кешеләребезгә – әниләребезгә хөрмәтебезне, яратуыбызны белдерүче  җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Бөек һәм изге Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылыгы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, нинди генә вазифа биләсәк тә, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәше, хуплавы бишектәге сабыйга да, тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атка да бердәй кирәк һәм без моңа мохтаҗ.

Әниләр көне – әниләребезгә хөрмәт һәм ярату билгесе булу белән беррәттән, сезнең җәмгыятьтә тоткан урыныгызны тану һәм бәяләүче бәйрәм дә. Сез районыбыз тормышын матур хезмәтегез белән җанландыручы, һәр өлкәгә ямь һәм җылылык өстәп, һәр эштә илһам чыганагы  бирүче дә. Әни буларак та, яраткан хезмәтегездә дә, җәмгыятьтә һәм сәяси эшчәнлектә дә сез тормышыбызны һәм яшәешебезне якшыртуда нәтиҗәле чишелешләр табып, уңышка эшләүче эшлекле ханымнар.

Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Сезнең сабырлык һәм Ана мәхәббәте алдында баш иям.

Хөрмәтле әниләребез! Гаилә учагы җылысын саклап яшәвегез, тынгысыз хезмәтегез, алтын сабырлыгыгыз, җан җылыгыз һәр көнне үзегезгә ярату һәм хөрмәт булып кайтсын! Зур өметләр баглап үстергән балаларыгыз талантлары, уңышлары белән сөендереп, ярату бүләк итеп, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәсен! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, бәрәкәтле тормышта яшәгез!


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

25 ноябрь. Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар явачак, төнлә буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк, төнлә 16 метр тизлектәге кискен җил. Төнлә һава температурасы -3..-8º, көндез -1..-6º градус. Юлларда бозлавык.

 

26 ноябрь. Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава булачак. Кар явачак. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8º, көндез -1..-6º градус. Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International