“Өйнең яме ана белән”

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрь көнне Татар Суыксу авылы китапханәчесе, Әниләр көне уңаеннан, Татар Суыксу урта мәктәбенең  укытучысы Галиева Алсу җитәкчелегендә 2 һәм 4 класс укучылары катнашында авылның мөхтәрәм заты – “кендек әбисе” Зарипова Әлфия апаның өенә барып, “Өйнең яме ана белән” дип исемләнгән чара - очрашу уздырды. Чарада 30 елдан артык гомерен Татар Суыксу хастаханәсендә акушерлык эшенә багышлаган 85 яшьлек  Әлфия апа Зарипова үзенең бай тәҗрибәле тормышы турында сөйләде, балаларга үгет-нәсихәт бирде.

Кеше язмышы – үзе бер тарих. Ә Әлфия апаның язмышы – ул авыл тарихы, дисәк тә ялгыш булмас. Күпме бала, якты дөньяга килгәч тә, аның ныклы, ышанычлы кулларына күчә. Мондый легендар шәхесне авыл халкының онытырга хакы юк. Җирлекнең төп байлыгы – ул аның халкы. Буыннан – буынга күчеп баручы авыл тарихы, аның күренекле кешеләре турында балаларга җиткерү  - әлеге чараның төп максатларының берсе.

Балалар әниләр турында матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Китапханәче аналар хакында татар халык риваятьләре сөйләде, “Сабантуй” балалар журналының Әниләр көненә багышланган ноябрь ае санына, әниләр турында язылган балалар шигырь китапларына күзәтү ясады. Әлфия апага истәлек бүләкләре тапшырып, аңа һәм якыннарына исәнлек –саулык теләп, кичәнең каһарманы белән саубуллаштык. Әниләргә, әни буласы кызларга карата ихтирамны, игътибарны кечкенәдән үк тәрбияләү, шәфкатьле, миһербанлы булырга өндәү ниятеннән оештырылган әлеге чара укучылар өчен тәрбия сәгате, күңелле бер вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International