Яңа ел бәйрәмнәре, күтәренке кәеф һәм, әлбәттә инде, Яңа ел бүләкләре алу чоры якынлаша!
Кибет яныннан узганда, бөтенесен дә киеп карап, сатып аласы килә, бигрәк тә ташламалы бәяләр кызыксындыра. 50- 60- 70 процент ташлама!
Сатып алганнан соң, өйгә кайткач кына, киемдәге җитешмәгән яклар күренә. Бу очракта нишләргә?
Кире кайтарырга мөмкинме ташлама белән алынган товарны? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Кулланучылар хокукларын яклау» законын аңлаталар, ул - сезнең өчен файдалы!
Ташлама булуга карамастан, махсус акция буенча сатыла торган теләсә- кайсы товарны сыйфатлы булмаган очракта кире кайтарырга мөмкин.
Әгәр дә сез яңа товарны ташлама белән сатып алган булсагыз һәм дефект тапсагыз, сатып алу бәясен киметүне яки товарның тулы бәясен кире кайтаруны таләп итә аласыз, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» канунның 18 маддәсе нигезендә. Сатып алу чекларын саклау кирәк. Яки сатып алган вакытта шаһитыгыз булу кирәк.
Әгәр сатучы күрсәтелгән дефект сезнең гаеп буенча килеп чыккан дип санаса, бәйсез экспертизага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сатып алына торган товарларны җентекләп карарга киңәш итәбез, ләкин сыйфатсыз товар эләксә, үз хокукларыгызны кыю рәвештә яклагыз.
Кулланучылар хокукларын яклау белгечләре сезгә сыйфатлы сатып алу һәм яхшы кәеф тели.