Кадерле әниләр, мөлаем хатын-кызларыбыз! Ихлас күңелдән сезне мөкатдәс бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм!
Әниләр көне – безнең иң якын, кадерле кешеләребезгә – әниләребезгә хөрмәтебезне, яратуыбызны белдерүче җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Бөек һәм изге Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылыгы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, нинди генә вазифа биләсәк тә, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәше, хуплавы бишектәге сабыйга да, тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атка да бердәй кирәк һәм без моңа мохтаҗ.
Әниләр көне – әниләребезгә хөрмәт һәм ярату билгесе булу белән беррәттән, сезнең җәмгыятьтә тоткан урыныгызны тану һәм бәяләүче бәйрәм дә. Сез районыбыз тормышын матур хезмәтегез белән җанландыручы, һәр өлкәгә ямь һәм җылылык өстәп, һәр эштә илһам чыганагы бирүче дә. Әни буларак та, яраткан хезмәтегездә дә, җәмгыятьтә һәм сәяси эшчәнлектә дә сез тормышыбызны һәм яшәешебезне якшыртуда нәтиҗәле чишелешләр табып, уңышка эшләүче эшлекле ханымнар.
Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Сезнең сабырлык һәм Ана мәхәббәте алдында баш иям.
Хөрмәтле әниләребез! Гаилә учагы җылысын саклап яшәвегез, тынгысыз хезмәтегез, алтын сабырлыгыгыз, җан җылыгыз һәр көнне үзегезгә ярату һәм хөрмәт булып кайтсын! Зур өметләр баглап үстергән балаларыгыз талантлары, уңышлары белән сөендереп, ярату бүләк итеп, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәсен! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, бәрәкәтле тормышта яшәгез!