15 сентябрьдән башлап һәр икенче шимбәдә Актаныш районы хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Һәр баруда районнан 25-30 сәүдә ноктасы шәһәр халкы сораган товарлар – эре мал, кош итләре, сөт ризыклары, бал, яшелчә-җимеш белән сату итә.
24 ноябрь көнне дә актанышлылар Чулман проспектында Ипподром янында сату итте.
Шәһәр сатып алучылары район җитәкчелегенә һәм Актаныш хезмәтчәннәренә сыйфатлы сәүдә һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен белдерделәр.