Фермерлар эшчәнлеге белән танышып, семинар-киңәшмәдә катнашканнан соң, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты:
- Үз эшен башлаучыга эшмәкәрлеген үстерә бару өчен без районда бар мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз, бүгенге көндә һәр җитештерүче базарда арадашчыларсыз үз товарын кыйммәткә сату максатын куя. Ә сатып алучыга сыйфатлы, экологик чиста продукция кирәк. Моңа ирешү өчен без фермерлар белән эшчәнлекне җанландырып, аларның сорауларын, теләкләрен искә алып, район хуҗалык җитәкчеләре катнашкан киңәшмәләргә, семинарларга, юнәлешле укытуларга чакыра башладык. Үз эшен заманча югарылыкта башкарган эшмәкәр генә бүген конкуренциягә сәләтле. Ә максатчан дәүләт ярдәмнәре үз эшенне тиз арада табышка эшләтә башлауда көчле этәргеч. Республикада фермерлар эшчәнлегенә юнәлдерелгән өч программа эшли.
“Башлангыч фермер” гранты күләме үсемчелек, яшелчә үстерү, кошчылык, куян асрау, җиләк үстерүчеләргә 1,5 млн сумга кадәр, мөгезле эре терлек симертү һәм сөтчелек программасы буенча эшләүчеләр исә 3 млн сум.
“Гаилә фермасы”н үстерүгә юнәлтелгән программа күләме 10 млн сумга кадәр. Мөгезле эре терлек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче фермерларга ул – 10 млн сум, кошчылык, ат, сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә 7,5 млн сумга кадәр каралган.
Кооперативлар үстерүгә юнәлдерелгән программа 3 ел күләмендә эшли. Аның суммасы быел бер кооперативка 35 млн сумга кадәр дип билгеләнде.
Газинур Әмировның фермерлык эшчәнлегенә тартылуына 21 ел. 1997 елдан терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. 470 гектар җире бар. Шуның эченнән 240 гектары сөрем җире. Пилорамасы бар. 2009 елда терлек торагы төзү өчен – 500 000, 2010 елда терлек алу өчен 700 000 сум ЛПХ кредиты ала. Бүгенге көндә 151 эре малы бар аның - 71 сыер, 49 бозау, 30 үгез, 12 сарык, 3 ат. Матди-техник базасын да туплаган, яңарткан фермер. Терлекләргә терлек азыгын үзе үстерә, фуражны, печәнне, сенажны да үз көче белән әзерләп, мулдан кышка әзерләп куя. Заман таләпләренә туры килгән гаилә фермасында сөт саву линиясе, сөт суыткыч урнаштырган, ТСН көйләгән. Техника җаен белүенә иҗади уйлап эшләве дә кушылган. Суны җылыту системасын һәм терлекләргә печән, сенаж салу урынын уңайлы булырлык итеп үзе уйлап табып, үзе эшләтеп куйган. Гади, уңайлы, нәтиҗәле.
Чалманарат авыл җирлеге фермерларының эшчәнлеге белән семинарга килүче авыл башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җирлеккә аяк басуга ук таныша башладылар. Фермерлар эшчәнлеге Чалманарат җирлегендә 2010 елдан ук башлангыч алган иде. Бүген инде авыл фермерлары - һәр кайсы үз юнәлеше буенча шактый тәҗрибә туплаган, матди-техник базасын ныгыткан, базар шартларында товар сатуда үз урынын булдырган, иң мөһиме – фермер кәсебенең тәмен табып, туган авылын саклап яшәүче җир кешеләре.
Яңалык артыннан омтылып, тәвәккәллек күрсәтеп эш башлаган фермерларның бүген инде башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәләре, әйтер сүзләре, киңәшләре һәм, әлбәттә, киләчәккә планнары бар.
Бүген – 28 ноябрь көнне районда фермерлык эшчәнлеген әйдәп баручы Чалманарат җирлегендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар белән очрашты.
28 ноябрь көнне 17 сәгатьтә ТНВ каналында “Яңа Гасыр мөнбәре – Депутат мөнбәре” тапшыруы була. Тапшыру үз ихтыяҗларың өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә кагылышлы 2019 елның 1гыйнварыннан гамәлгә керүче яңа канун турында.
Электроникада иң мөһим яңалыклар белән таныштыручы техник семинарга предприятие-оешма җитәкчеләре чакырыла.
Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрләргә бирелүче кредит суммасы арттырылды, аны залогсыз алырга мөмкин. Ул 1 миллион сумга кадәр күләмдә. Бизнесны алга таба киңәйтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен максатчан займны ел ахырына кадәр алырга мөмкин. Моның өчен физик затның һәм «ТР Гарантия фонды»ның поручительләр булуы кирәк.
Финанс ярдәме турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин. Консультацияләр шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды тарафыннан Петербург ур., 28 йортында күрсәтелә.
1 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт төрләрен ачу тантанасы була. Ярышка район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче укучылар чакырыла.
3 декабрь. “Саумы, авылым”- Татарстанның атказанган артисты Хәнәви Шәйдуллинның җырларын тыңлау. Җырларның авторлары хакында сөйләп таныштыру.
5 декабрь. “Кышкы могҗиза”- мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән чыршы уенчыклары ясау, музей хезмәткәрләреннән мастер-класс.
7 декабрь. “Туган җирнең яктысы”- музей фондында сакланучы XIX гасыр ахыры XX гасыр башына караган борынгы лампалардан күргәзмә ачылу.
6 декабрьдә Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен “Шәрип Шәймиев музей-йорты” хезмәткәрләре “Изгелек җирдә ятмый” дип аталган чара тәкъдим итә.
Барлык чаралар да 14:00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Бәйрәмнең түрендә, әниләр, дәү әниләр булды. Алар өчен бишенче сыйныф укучылары тәрбиячеләре Айгөл Әхмәтгалиева, сыйныф җитәкчеләре Рәмилә Хаҗиева һәм Лилия Исламова белән җыр, сәнгатьле сөйләм һәм театральләшкән әкият әзерләгәннәр иде. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – бишенче сыйныф укучыларының Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әсәрләрен сәхнәләштерү. Яшь артистлар чын мәгънәсендә шушы тормышның үзендә кебек иде. Шулай ук балалар үзләре кулдан эшләгән бүләкләрне әниләренә чын күңелдән бүләк иттеләр.
-Кадерле әниләр, мин сезгә ихластан гаиләләрдә оныклар, балалар, әниләр, дәү әниләр бербөтен булып яшәүне телим. Баларыбыз сәламәт булсын, бер анага да бала, онык кайгылары күрергә язмасын, сәламәт булсыннар. Сөенеп, тормыштан ямь табып, яраткан хезмәтегездә, балалардан, оныклардан яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәгез, - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның 27 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Әнкәй, бәгърем, көт безне...” бәйрәм концертында районыбызның хөрмәтле хатын-кызларына – әниләребезгә юллаган әлеге изге теләкләрен алкышлап, хөрмәт белән кабул иттеләр. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән күркәм чарага Энгель Нәвап улы тормыш иптәше Сәрия ханым белән парлап килгән иде. Сәрия ханым – күп балалы ана, дәү әни, сабырлыгы, олы йөрәге, киң күңеле белән һәр кайсыбызга үрнәк. Чишмә авылында гомер кичерүче Рәйсә апаны – Энгель Нәвап улының әнисен олылыклап, тәрбия кылып, хәлен белеп, кадер-хөрмәт күрсәтәләр, бар туганнарны гаилә җылысына җыеп, төп йортны саклап яшиләр алар. Кичәнең “Әнкәй, бәгърем, көт безне...” исеме белән үтүе, эчтәлеге дә Энгель Нәвап улының хөрмәтле әниләребезгә юллаган теләкләренә аваздаш иде. Рәхмәт сезгә, ӘНИЛӘР!