23 ноябрь көнне мәдәният йортының кече залында үзәк китапханә хезмәткәрләре әниләр һәм технология техникумы укучылары өчен “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” дигән чара уздырды. Чарада ялгызы гына өч бала үстергән ике үрнәк әни – гомерен китапханә эшенә багышлаган Флүдә апа Гимадиева һәм тормышын почта белән бәйләгән Фәнҗия апа Харисова – үзләренең тормыш вакыйгалары белән уртаклаштылар, яшьләргә файдалы киңәшләр бирделәр.
Кичәдә Зөһрә апа Митрофанова үзенең әниләр турында язган шигырьләрен укыды. Лилия Талипова матур җырлары белән чараны ямьләде. “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” китаплар күргәзмәсе һәм аңа күзәтү ясалды, буктрейлер күрсәтелде.
Китапханә директоры Ландыш Шәмсунова әниләргә истәлек бүләкләре тапшырды, катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, олылау хисе булдыру, аларның һәркем өчен газиз, бер генә булуын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.