21 апрель көнне Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы бистәнең «Нефтьче» спорт комплексында Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан яшь көрәшчеләр җыелды. Командалар арасында милли көрәш буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты, яшь буынга ярдәм итү “БлагоДарение” хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов призларына тәүге турнир узды. 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр көрәшчеләр үз көчләрен сынады.
Беренче урын алучы көрәшчеләребез: Гадел Нургатин (“Тылсым”), Муса Әнвәров (Актанышның 1 нче мәктәбе), Ренат Дорофеев, Рузил Мокыймов (Кадет мәктәбе), Рафил Корбангалин (Богады), Салават Кашапов (Тат.Ямалы), Салават Гыйлемов (Пучы).
Икенче урын алучы көрәшчебез: Айнур Фәтхуллин (Пучы).
Өченче урын алучы көрәшчеләребез: Илмар Харрасов (Актанышның 2 нче мәктәбе), Газинур Хәеров (Кадет мәктәбе), Риназ Авзалов (Тат.Ямалы), Ильяс Харрасов (Актанышның 2 нче мәктәбе).
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча чираттагы атналык киңәшмә бүген – 22 апрель көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды.
Энгель Нәвап улы, иң элек, шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче “Нур Баян” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Гапсәламов, Актаныш район газ участогы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов, Яр Чаллы шәһәре дәүләт статистика бүлегенең Актаныш районы буенча әйдәүче белгече Руслан Вильдановны тәбрикләде. Тормышта гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта район, авыл, кешеләр иминлеге сагында булып, үз гамәлләре белән бәла-казаларны булдырмый калганнары өчен Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насрыева һәм “Дулкын” җәмгыяте директоры Наил Кыямовка Рәхмәт хаты тапшырды.
Райондагы оператив хәл белән таныштырып, ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов - интернет аша кылынучы мошенниклык, юл һәлакәтләре, эчкән хәлдә техника белән идарә итү, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов – янгын, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова язгы кыр эшләре вакытында ашханәләр эшчәнлеге, санитар таләпләр үтәлмәгән очраклар белән таныштырды.
Авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагындагы эш барышы хакында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Мирхәйдәров чыгыш ясады. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов язгы чәчү барышы, технологик таләпләрне, эш тәртипләрен ассызыклап аңлатты.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова – үзара салым акчасына авыл җирлекләрендә башкарылучы эшләр, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев – районкүләм өмә нәтиҗәләре, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева - оешма-предприятиеләрнең беренче кварталдагы эш нәтиҗәләре, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча бүлек җитәкчесе Алия Шакирова – электрон сатып алулар, инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Гарипов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге төзелеш объектларын төзекләндерү, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева 9 Май – Җиңү бәйрәмен үткәрүгә әзерлек белән таныштырды.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +2 +4 ˚. Көндез максималь һава температурасы +15..+17 ˚.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы 0..+5 ˚, көнчыгыш районнарда -3 ˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+18 ˚.
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!
Җирле үзидарә органнарының район җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Актаныш районында күләмле эшләр башкарылды һәм башкарыла. Яңа торак йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни һәм көнкүреш объектлары сафка баса, юллар ремонтлана, яктырту системасы яңартыла, авылларны су белән тәэмин итү яхшыра, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ял урыннары булдырыла, мәчетләр ачыла.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә авылларның йөзе үзгәрә, уңайлы тормыш, хезмәт урыннары, балаларны тәрбияләү өчен заманча шартлар тудырыла. Бәйрәм белән котлап, районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бетмәс - төкәнмәс энергия, җиңел булмаган эштә һөнәри уңышлар, ә районның барлык халкына уртак йортыбызның чын хуҗалары булуны телим!
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 3-8 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +2..+4 ˚, түбәнлектә -1 ˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+15 ˚.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 3-8 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +4..-1 ˚, көнчыгыш районнарда -5 ˚. Көндез максималь һава температурасы +10..+15 ˚.
19 апрель көнне Түке авылы кызы - Халыкара спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова кубогына оештырылган эстафетада Актаныш районы мәктәпләреннән 247 укучы катнашты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре буенча беренче урында Яңа Әлем, икенчедә - Әтәс, өченчедә Күҗәкә командалары. Урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркемендә җиңүче 2нче санлы Актаныш мәктәбе, икенче урында кадет-интернат мәктәбе, өченчедә 1нче санлы Актаныш мәктәбе җиңел атлетчылары. Зурлар өлешендә беренче урында - 1нче Актаныш, икенчедә - 2нче Актаныш мәктәбе, өченче урын сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия командасына бирелде.
18 апрель көнне район мәдәният сараенда ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Актаныш халкы белән очрашуга килде. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Рөстәм хәзрәткә эчтәлекле чыгышы өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән рәхмәт белдерде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән ай саен вәгазь кичәләре оештырыла башлады. Март аенда “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле бинасында Казан шәһәренең Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләгән иде.
18 апрель көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре узды. Анда Актаныш муниципаль районының Иске Богады, Татар Суксуы, Яңа Әлем гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты. Актаныш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г. Мөхәмәдиева балаларга ЗАГС органнары эше, электрон гариза бирү турында сөйләде, акт язулары саклана торган архивны күрсәтте.
“Бәхетле гаиләне ничек булдырырга?” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Психолог Ф. Шәйгарданова, имам-мөхтәсиб Р. Мортазин, район үзәк хастаханәсенең гинекологы А. Хөсәеновага яшь егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
2019 нче елның 17 апрель көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге бала тудыру йортында 2019 нчы елның 60 нчы баласын теркәү тантанасы үткәрде. Бәхетле әти-әни Ганиев Алмаз Айрат улы һәм Ганиева Регина Марсель кызы улларына Рамазан исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парны 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.
18 апрель көнне Актаныш делегациясен Башкортстан чиген узып керүгә үк башкорт биюе, курай моңы, чәкчәк белән каршы алды илешлеләр. Башкортстан Республикасы Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Татарстан Республикасы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның муниципальара хезмәттәшлекне ике республика югарылыгында рәсмиләштерүе иртә таңнан, ике милләтнең гореф-гадәтләрен, тарихын искә алып, ут күршеләр булып аралашып яшәүнең кадерен белеп, хөрмәт күрсәтүдән башланды.
Актаныш районы да, Илеш районы да халкының тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшыртуда бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп яши. Илешнең данлыклы игенчеләренең эш тәҗрибәсен актанышлылар өйрәнгән, уңышка ирешкән, илешлеләр дә Татарстанда алып барылган яңа, заманча технологияләрне Актаныш районы мисалында өйрәнә. Ике район да мәдәниятле, тарихлы халык. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә башлап җибәрделәр, Башкортстандагы Татарстан көннәрендә дә күтәренке, көр кәеф белән катнаштылар. Уфаның тарихи истәлекле урыннарында – “Җиде кыз” фонтаны, Мифтахетдин Акмулла һәйкәлендә булганнаң соң, ике район вәкилләрен берләштергән делегация ике республика өчен дә мәгариф өлкәсендә яшь, перспективалы кадрлар әзерләүче М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында булып, андагы эшчәнлек белән танышты. Ректор вазифаларын башкаручы Салават Сәгыйтов, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Нәсыйпов, укытучылар, студентлар белән аралаштылар.
Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының эшлекле форумында тантаналы рәсми шартларда Илеш һәм Актаныш районнары арасында муниципальара хезмәттәшлеккә Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кул куйды.
Ике республиканың уртак проектлары, инвестицион мөмкинлекләр, багланышлар һәм элемтәләр булдыруны күз алдында тоткан форум кысаларында сөйләшүләр түгәрәк өстәлләрдә дәвам итте. Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында килешүгә кул куелды. Мәгариф юнәлешендә Актаныш гимназиясе директоры Рузилә Гарипова Уфа шәһәренең 65 нче гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова һәм 84 нче гимназия директоры Равил Идрисов белән үзара хезмәттәшлеккә нигез булучы килешү төзеде.
Илеш һәм Актаныш районнары делегациясе, сәфәр кысаларында, Уфа шәһәренең 65 нче гимназиясендә булып, андагы эшчәнлек, гимназиянең бай тарихы, мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә танышты.
Ике республика арасындагы үзара хезмәттәшлек Илеш һәм Актаныш районнары арасында да матур нәтиҗәләрен бирер. Язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләнеп үтүче сабан туе быел Актанышта Сөн буе сабантуе һәм Ык буе сабантуе буларак, әлеге елгалар ярында урнашкан Башкортстан һәм Татарстан республикалары районнары халкы, иҗатчылары, сәнгатькәрләре, көрәшчеләре катнашында узачак.