ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә Актаныш районы үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде - фоторепортаж.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш гимназиясе Уфа шәһәренең 65 нче һәм 84 нче гимназияләре белән бүген 18 апрель көнне Башкортстанда Уфа шәһәрендә узган Башкортстан һәм Татарстан  Республикаларының эшлекле форумы кысаларында үзара хезмәттәшлеккә килешү төзеде.

Бүген Уфада Башкортстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешү төзелде. Килешүне ике республика җитәкчелеге - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

Форум кысаларында шулай ук Татарстанның Актаныш районы һәм Башкортостан Республикасының туриндустрия Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында төзелде.

Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстанның Актаныш районы белән Башкортстанның Илеш районы арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешүне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Илеш районы җитәкчесе Илдар Мостафин имзалады.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 16 апрельдә, район Советының киңәшмәләр залында язгы кыр эшләренә әзерлек, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча брифинг узды. Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек, эш барышы, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Әнвәр улы Мирхәйдәров, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Яһүдә улы Мирзаһитов, җитештерү-маркетинг бүлегенең механизация буенча консультанты Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев, Авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы профсоюзлары рәисе Рөстәм Сәяфетдин улы Шәйхетдинов чыгыш ясадылар.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз 3-8 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы -4..- 6 º, көндез максималь һава температурасы +5 ..+7 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз 3-8 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы -4..- 9 º, көндез максималь һава температурасы +4 ..+9 º.

Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен “мобиль поликлиника” хезмәтен башлап җибәрү планлаштырыла.

“Бердәм Россия” көне” проекты кысаларында партия Татарстан халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча  ерак авылларда яшәүче татарстанлыларны профилактик тикшерү өчен мобиль комплекслар сатып алу һәм аларның эшен оештыру инициативасы белән чыкты.

Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, хәзер сөт бизе һәм туберкулез яман шешен иртә диагностикалау өчен маммографлар һәм флюографлар эшли, аларны «Сәламәт киләчәк» һәм “Бердәм Россия” көне” партпроектлары кысаларында Татарстан районнарына җибәрәләр. Июль аенда беренче “мобиль поликлиника” эшли башлаячак. Бу елның августына дүрт мобиль комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. "Безнең республикада 1300дән артык торак пункт бар, анда фельдшер-акушерлык пунктлары юк. Шуңа күрә республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм Үзәк өлешләренә хезмәт күрсәтәчәк дүрт мобиль комплекс сатып алу турында карар кабул ителде. Беренче комплекс - июль ахырында, барлык машиналар да 20 августка эшли башлаячак», - дип билгеләп үтте Марат Садыйков.

Комплекслар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары нигезендә җиһазландырылган.

Авыл халкын офтальмолог, гинеколог, уролог, терапевт, кардиолог кабул итәчәк.

«Шулай итеп, без база медицина хезмәтләренең бөтен спектрын тәкъдим итәчәкбез.  Бу асылда мини-поликлиника», - дип ассызыклады Марат Садыйков. «Мобиль поликлиника» акциясен үткәрү турындагы мәсьәлә Чистайда “Бердәм Россия” көне” төбәк проекты кысаларында узган партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Президиумы утырышы барышында каралды.

Акциянең төп максаты-авыл халкы өчен сыйфатлы медицина белән тәэмин итү.

 

 

Россия Федерациясе субъектлары территориясендә ел саен “Яшел яз” бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә, анда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре, предприятиеләр вәкилләре, уку йортлары укучылары һәм активистлары катнаша.

2019 елның 20 апреленнән 20 маена кадәр В. И. Вернадский исемендәге  экологик фонд һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан  «Яшел яз-2019» Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында акцияләр үткәреләчәк. Акциядә катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алуга дәгъва кылачак. 

«Яшел яз - 2019» экологик өмәсендә катнашуга теркәлү узу өчен акция сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк vesna.vernadsky.ru.

 

29 марттан   “Ана капиталы” программасына үзгәрешләр гамәлгә керде, алар гаиләнең торак шартларын яхшыртуга тотыла торган  акчасына кагыла.

Үзгәрешләрнең берсе – “Ана капиталы” акчасына сатып алына торган торак бинаның торышына бәйле. Яңа нигезләмәләр буенча, торак күзәтчелеге органнарының өй яки фатирны яшәү өчен яраксыз дип бәяләве акчаны куллануны тыюга нигез булып тора.

Торак бинаның торышы турындагы мәгълүматны Пенсия фонды бүлекчәсе җирле үзидарә органнары, дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак күзәтчелегеннән соратып ала.  Алар бинаның яшәү өчен яраклымы-юкмы икәнлеге турында гына түгел, ә бәлки  өйне сүтеп яки реконструкцияләп буламы икәнлеге турында да мәгълүматлар бирәләр.

Куртка сайлаганда, иң әүвәл, аны игътибар белән карарга кирәк. Ярлыгы белән танышып чыгыгыз. Күн эшләнмәләр төрле илләрдә җитештерелә, ләкин алар арасында иң яхшы җитештерүче буларак Канада, Италия, Швеция, Бөекбритания, Финляндия фирмалары санала.

Күн куртка сайлаганда күннең сыйфатына махсус игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы – сарык яки бозау тиресе. Чучка тиресеннән ясалган куртка арзанлырак, ләкин ул берничә ел гына хезмәт итәчәк, чөнки тышкы кыяфәте тиз бозыла. Тагын да арзанлырагы – ясалма күн, начар булмаган эконом вариант, заманча технологияләр шулхәтле алга китте ки, чын күнне ясалмасыннан аеруы көннән-көн кыенлаша бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International