ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019  елда Татарстан Республикасы буенча  Росреестр идарәсе  кадастр исәбенә алу өчен кадастр инженерларыннан килә торган ызанлау планнарын тикшерү өлешендә дәүләт геодезия күзәтчелеген  гамәлгә ашыру  буенча дәүләт теркәүчеләренең һәм вазыйфаи затларның үзара бәйләнешен кертте.

Эш шулай корылган ки, теркәүчедә шик тудыручы килгән барлык ызанлау планнары  Идарәнең дәүләт җир күзәтчелеге,  геодезия һәм картография бүлегенә җибәрелә, биредә белгечләр геодезик нигездә файдаланыла торган межалау һәм  техник планнардагы, шул исәптән   дәүләт геодезик челтәрләр  пунктларының координатлары, җир кишәрлекләре чикләренең характерлы нокталары координатлары, бина, корылма яки  җир кишәрлегендә  төзелеп бетмәгән объект контурлары координатлары төгәллеген һәм аларны билгеләү ысуллары мәгълүматларының дөреслеген тикшерү буенча чаралар үткәрәләр. 

Үткәрелә торган эш  мәгълүматларның туры килмәвен ачыклау гына түгел, ә бәлки  документлар әзерләгән кадастр инженерларының  эшенә өстәмә күзәтчелек тә ителә.

Шул рәвешчә, 2019 елның  беренче кварталында контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча  Идарә РФ КоАПның 14.35 маддәсе  4 нче өлешен бозу билгеләре белән  кадастр   инженерын  җаваплылыкка тарту максатында административ хокук бозулар  турында эшләр кузгату һәм судка мөрәҗәгать итү өчен кадастр  инженерлары әзерли торган документларга ялган мәгълүматлар кертү факты буенча  прокуратура органнарына җибәрелде.

Белешмә: 2010 елда үзгәртеп кору уңаеннан яңадан булдырылган  ведомствога (Татарстан Республикасы буенча  Росреестр идарәсе)  Кама геодезия һәм картография төбәк идарәсе (Кама геодезия һәм картография  идарәсе)  кушылды. Хәзерге вакытта дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча барлык вазыйфаларны Татарстан Республикасы буенча  Росреестр идарәсенең дәүләт  җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге үти. Тулы мәгълүмат белән  Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru сайтында (идарә турындагы) бүлегендә танышырга мөмкин.

 


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 15 апрельдә 25 форма киңәшмәсе узды. Чарада җирлекләрдәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар анализланды.

Актаныш  районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эшчәнлеге турында “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган 25 форма киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.

11 апрель көнне комиссиянең чираттагы утырышы булып узган, анда 3 административ эш һәм полиция бүлегеннән кергән бер мөрәжәгать каралган.

25 формада кергән тәкъдим белән Актаныш авыл җирлегендә 2019 ел башыннан җирле КДН оешты. Әлеге җирлеккә 1-2 апрель көннәрендә рейд оештырылды. Җирлектә 18 гаилә исәптә тора, аларда 29 бала тәрбияләнә. Рейд барышында 30 га якын гаиләнең тормыш шартлары белән танышканнар.

Ләйсән Фоат кызы профилактика органнарының авыр гаиләләрне ачыклау өстендә эш алып баруы турында да ачыклык кертте киңәшмәдә. Эш оештыру буенча барлык профилактика органнары белән җыелыш үткәрелгән, аларның эшчәнлеге барланган, булган кимчелекләрне бетерү максатында бурыч-максатлар куелган. Айга бер тапкыр бүлек башлыклары, җитәкчеләр белән СОП базасында эшләү буенча мониторинг үткәрелеп барылачак.

Сигнал картасы баланың,  ата-ананың социаль яктан куркыныч хәлдә калуын күргән, белгән очракта профилактика органнары тарафыннан СОП базасына кертелә.

Актаныш муниципаль районы Советының III чакырылыш 37 утырышында “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасы кабул ителде.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү - район халкына үз эшен, иҗатын, яраткан шөгылен һөнәри югарылыкта башкару өчен мөмкинлекләр, шартлар тудыру, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану мөмкинлеген тәкьдим итү буенча Актанышның биш еллык стратегик эш планы депутатларга тәкъдим ителде сессиядә 15 апрель көнне.

Иң элек, җирлекләрдә ел башында узган авыл җыеннары вакытында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов авылларда үз үзе белән шөгыльләнүчеләрең эш һәм яшәү шартлары белән танышты. Тимерчеләр, балта осталары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар, фермерлар белән сөйләшеп фикерләште. Аларның тәкьдим-сораулары, ихтыяҗлары өйрәнелеп, узган сессиядә катнашучы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка  да җиткерелде алар. Эшмәкәрләр, фермерлар да шәхсән мөрәҗәгать итте. Шул нигездә эшләнгән “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасын депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәкъдим итте. “Наратлы” җәмгыяте җитәкчесе, үзе дә эшмәкәрлек өлкәсендә районга заманча бизнес төрләрен кертүче Алмаз Мосабиров, Тат.Ямалы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев әлеге программа тормышка ашырылу барышында тәкъдим ителәчәк бизнес-проектлар, идеялар, шәхси эшчәнлекне комплекслы бизнеска әйләндерү өчен җирле халыкта, юлчыларда, туристларда булган ихтыяҗлар белән таныштырдылар.

Актаныш район Советы рәисе Энгель Фәттахов чыгышларны тыңлаганнан соң, үзенең фикерләрен дә депутатларга җиткерде https://www.instagram.com/tv/BwRgj-zosMB/?igshid=1a1zi3gdyx13j .

Утырышта “2018 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында Кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” 2012-2018 елларда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Рәмилә Закирҗанова, “«Актаныш муниципаль районы Советы комитетлары турында»гы Актаныш муниципаль районының 2015 елның 23 октябре №02-02 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында”; “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары, коррупциягә каршы көрәш, федераль закон бозуларны бетерү, чара күрү турында” район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова чыгыш ясады.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12, төнлә көчәйгәндә 16 метрга кадәр.  

Төнлә минималь һава температурасы -5..-7º, көндез максималь һава температурасы +3..+5 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр, көндез 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр.  

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8º, көндез максималь һава температурасы +1..+6 º.

Төнлә-иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» оештырылды. Барлык кызыксындырган сораулар буенча гражданнар 8 800 55 549 43 номеры буенча, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (843) 272-80-33 һәм Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге (8552) 32-06-07, 32-06-78 номерлары буенча шалтырата алалар.

“Кайнар линия”  8 апрельдән 28 апрельгә кадәр эшли.

12-13 апрель  көнне  2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.

Әлеге турнирда республикабызның  28 районыннан 29 команда, 315 яшь көрәшче катнашты.

Актаныштан үз авырлыкларында турнирда җиңүче көрәш батырлары: Гадел Нургатин – өченче, Искәндәр Басыров, Вадим Дорофеев – икенче, Муса Әнвәров, Салават Хәбетдинов беренче урында. Гаделнең, Мусаның, Искәндәрнең тренеры И.Әнвәров, Вадимныкы – И.Насрыев, Салаватныкы – А.Садриев.

Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн  Кубок, диплом,медаль һәм истәлек бүләкләре  тапшырылды. Шулай ук беренче урын яулаган спортсменнарга ветеран көрәшче, спорт остасы Шәйхетдинов А.Р. шәхси хуҗалыгында үстерелгән  куяннар бүләк ителде.

Россия Федерациясе Иминлек Советының 2019 елның 31 гыйнварындагы оператив киңәшмәсе беркетмәсе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 15.019 №18 боерыгы белән расланган 2019 елга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чараларның комплекслы планы нигезендә,  16-18 апрель көннәрендә районда “Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре” темасына команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә.  Язгы ташуны авариясез үткәрү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле әзерлек чаралары тикшерелә. Өйрәнүләр үткәрүгә Актаныш звеносының көчләре һәм чаралары, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы җәлеп ителә.

2019 елның 19 апрелендә Гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү буенча  хокукый ярдәм күрсәтү максатында  19 апрельдән “Кайнар элемтә” телефоны эшли башлый.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк.

"Кайнар элемтә" телефоны: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.

Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

12-14 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Укучылар спартакиадасы кысаларында һәм ир-атлар, хатын-кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелеге узды. Спартакиада кысаларында чыгыш ясап, Актаныш гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Ильвина Сәлахова  өченче урынга ия булды. Чемпионатта Актаныш технологик техникум укучысы Татьяна Харисова – икенче, Актаныштан Сөмбел Зәйнетдинова өченче урын яулады. Тренерлары Шамил Әхмәтов.


13
апрель, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -1..3˚. Көндез максималь һава температурасы +5..+7 ˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -3..+2 ˚. Көндез максималь һава температурасы +4..+9 ˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International