Актаныш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре 24 апрель көнне хуҗалыклар басуларын тикшереп, зыян күргән көзге бодай басуларын карады.
Былтыр көздән уҗым культуралары тиешле агротехник таләпләр буенча эшкәртелгән булса да, ни сәбәпле кыш чыга алмаган? Җитәкчеләр район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән берлектә шул сорауга җавап эзләде.
Көз 13 мең гектардан артык чәчелгән бодай һәм арышның яртысыннан артыгы, зыян күрү сәбәпле, бозыла. Алар урынына бодай, арпа, солы чәчеләчәк. “Таң”, “Әнәк” хуҗалыгы басуларында уҗымнарның торышы мисалында район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов таныштырып, тәкъдимнәрен әйтте.
-Көздән уҗымнарны анализга алдык. Шикәр дәрәҗәсе микъдаре 37-35 процент күрсәтте. Кыш уртасында 27-23 иде. Яз көне 17-13 булды. Кыш буена үзендәге файдалы микроэлиментларны үсемлек ашап бетерде. “Әнәк” агрофирмасының Түке бүлекчәсе басуындагы пар җиренә чәчелгән көзге бодайга көздән катлаулы ашлама да, сыек, сусыз аммиак та туфракка кертелгән. Уҗымнарның сакланышы күз алдында, - диде ул.
-Хуҗалык җитәкчеләре белән басуларны карап чыктык, нәтиҗә ясадык. Көзге культуралар бик начар кышлаган. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итү буенча фикерләшәбез. Эшләүдән тора барысы да. “Әнәк” агрофирмасында 3000 гектардан артык мәйданда көздән чәчү башкарылды. 70 гектар җирдә генә уҗымнар зыян күргән. Технологияне саклап эшләп, быелгы кышкы һава шартларында да уҗымнарның имин кышлавын тәэмин итүне дәлилләп күрсәтте агрофирма. Җитәкчеләрнең бурычы – бүгеннән үк элгәре культураны планлаштырып, борчак мәйданнарын арттыру һәм седераль пар җирләре белән эшләү. Көзге культураларны тиешенчә ашлау һәм кышлауны оештырырга кирәк безгә, - дип фикерен белдерде район башлыгы Энгель Нәвап улы киңәшмә барышында.
24 апрель көнне Актанышта "Безнең вакыт – Безнен заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең финалы район мәдәният йортында узды. Җиңүчеләр фестивальнең зона этабында Актаныш данын яклаячак.
Казанда КФУның инженерлар әзерләүче институтында уйлап табучылар һәм рационализаторлар "Кулибины - 21 век" олимпиадасы финалында Актаныш данын Балалар иҗат үзәге, Актанышның 1 нче, Яңа Әлем мәктәпләре яклады.
Җиңүчеләребез: Яңа Әлем мәктәбеннән Булат Авсанов, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Риназ Исламхуҗин, Балалар иҗат үзәгеннән Ильсуар Әкбаров - икенче, Балалар иҗат үзәгеннән Динар Садыков өченче урын яулады.
2019 елда Ураза бәйрәме 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә документта.
Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге Пр-297 санлы күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р санлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында Россия яшьләре АИС системасында теркәлү (myrosmol.ru) түбәндәге округ яшьләр форумнарына башланды:
-“Алтай. Үсеш территориясе – 2019” яшьләр идарә форумы, 9-14 июнь;
-“Иртә – 2019” Урал федераль округы яшьләре форумы, 25-30 июнь;
-“Ладога” Төньяк-Көнбатыш федераль форумының төбәкара яшьләр мәгариф форумы, 24-30 июнь;
-“Байкал” халыкара яшьләр форумы, 25 июнь-1 июль;
- Идел буе федераль «іВолга 2.0» яшьләр форумы, 23-31 июль;
-“Машук-2019” Төньяк-Кавказ яшьләр форумы, 9-23 август;
-Көньяк федераль округының «Ростов» яшьләр форумы, 5-10 сентябрь, “Яшь аграрийлар” юнәлеше;
-“Восток” Бөтенроссия яшьләр мәгариф Ерак Көнчыгыш форумы, 25 июнь-3 июль;
-“Евразия Global” Халыкара яшьләр форумы, 12-18 август.
Башкортстанда Татарстан көннәрендә Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе - "Хәзинә Тур" туроператоры директоры Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында килешүгә кул куелган иде. 23 апрельдә Башкортстан туристлары Актанышыбызда булып, туризм үсеше, мөмкинлекләр белән танышты https://www.instagram.com/leisantimerova/p/BwnA-VYBULS/?igshid=nibdh6kirvqv .
Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча 13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “Кайнар элемтә” эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
“Кайнар элемтә” телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең «Ял» шәһәр үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.
«Кайнар элемтә» телефоны кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның ялын оештыру, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар сатып алу тәртибе, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, балигъ булмаганнарның ялын һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә башка сораулар бирергә мөмкин булачак.
23 апрель көнне район Советында узучы бирфинг 9 Май – Җиңү бәйрәменә әзерлек чараларына багышланды.
Актанышта бүген яу кырыннан исән-имин урап кайткан 15 яугир яши, узган ел Җиңү бәйрәмен 27 ветераныбыз каршы алган иде. Кызганыч, тарих, хәтер – мәңгелек, ә шул елларның шаһите булучы яугирләребез бик аз калды. Узган ел 73 нче Җиңү язын каршы алу мизгелләре районда тантаналы шартларда район Советы бинасы каршында узды. Быел да Җиңү бәйрәменә әзерлек, аның тарихи әһәмиятен чагылдыру Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның төп игътибар үзәгендә. Бәйрәм алдыннан һәр ветеранның өендә булып, аларның хәлләрен белешеп, тормыш-яшәү шартлары белән танышачак ул. “Тормышыбыз җитеш, өлкәннәребезгә бүген игътибар, ихтирам, күңел җылысы, хөрмәт күрсәтү кирәк”, - ди ул. Шул максаттан, һәр җирлектә мәктәп укучылары, балалар тарафыннан очрашулар, өлкәннәргә ярдәмләшү быел да игътибар үзәгендә булачак.
15 ветеран, 97 сугыш ветеранының тол хатыннары, 527 тыл ветераны, 2310 сугыш чоры баласы... Бәйрәм чаралары аларның һәр кайсына барып җитәрлек итеп оештырыла.
Җиңү бәйрәмен каршы алу җирлекләрдә, гадәттәгечә, 8 май көнне билгеләп үтеләчәк. Әлеге көнне шулай ук Казан шәһәрендә республика күләмендә сугыш ветераннарын хөрмәтләү тантанасына Актаныштан да делегация катнашачак. Сугыш чоры балалары белән очрашу быел 4 май көнне “Агыйдел” клубында була, соңыннан чәй табыны артында сөйләшү булып дәвам итәчәк. 7 май көнне аскы Актаныш ветераннар йортында бәйрәм очрашуына быел Актанышбаш авыл җирлеге ветераннарын чакыру да планлаштырыла.
9 Май – Җиңү бәйрәме район үзәгендә 10 сәгатьтә театральләшкән тамаша белән башланачак. Атлар, машиналар, хәрбиләр парадыннан соң, “Үлемсез полк” Җиңү паркына юл ала. Быел ул тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Яуда шаһит китүчеләр истәлегенә һәйкәлгә чәчкәләр салганнан соң, бәйрәм ветераннар белән чәй табыны артында дәвам итәчәк. Кич бәйрәм концерты һәм, гадәттәгечә, бәйрәм салюты булачак.
Җиңү бәйрәменә әзерлек чаралары белән брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева таныштырды.
"ТРПЦ РТ" филиалы хәбәр иткәнчә, 22 апрель көнне барлык төр эшләр башкару үткәрелмәү сәбәпле, Актаныштагы филиал объектында, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып, план буенча ремонт эшләре 25 апрель көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
14-19 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә "Созвездие - Йолдызлык -2019" эстрада сәнгатенең ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең финалы узды. Сәнгать мәктәбенең "Тамчы" халык вокал ансамбле, вокал бүлеге укучысы Ильмир Заһертдинов II урын алдылар. Җитәкчесе Лилия Мостафина. «Умырзая» вокал ансамбле дә уңышлы чыгыш ясап, II урын алды. Җитәкчесе Разида Хаҗиева.