Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3 º. Көндез максималь һава температурасы +7..+9 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6 º. Көндез максималь һава температурасы +6..+11 º.
Актанышта Энгель Фәттахов җитәкчелегендә эшләүче эшмәкәрләр Советы һәр айны эшмәкәрләр белән очрашып, районда эшмәкәрлек үсеше, яңалыклар, дәүләт ярдәмнәре, актуаль мәсьәләләрнең чишелеше буенча фикер алыша. Һәр очрашуда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Эшмәкәрләргә ярдәм фондыннан вәкилләр катнаша. 29 апрель – чираттагы эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Эшмәкәрләр фондының Координацияләү һәм эшмәкәрләр белән эшләүче вәкиллекләргә ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Азат Фәнис улы Гарапшин катнашып, эшмәкәрләргә бирелүче максатчан дәүләт ярдәмнәре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-4.°
Көндез максималь һава температурасы +6..+8.°
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.
Җил төньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы 0..-5.°
Көндез максималь һава температурасы +4..+9°
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә, көндез явым-төшемнәр яңгыр рәвешендә, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 8-13 м/с, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +5..+7 ˚. Көндез максималь һава температурасы +7..+9 ˚.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр рәвешендәге кечкенә һәм уртача явым-төшемнәр, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчә, секундына 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +5..+10 ˚. Көндез максималь һава температурасы +7..+12 ˚, көньяк районнарда +16 ˚.
27 апрель – Татарстанда урман утырту көнендә районыбызда да агач утырту акциясенә кушылды. Матур традициягә әйләнгән әлеге эшкә бүген актанышлылар да актив кушылдылар.
Җирлекләрне яшелләндерү, урманнарны саклау, яшәртү максатында быел урманчылык 25 000 карагай, 35 000 чыршы, 185 000 нарат үсентесе әзерләде.
Иске Айман җирлегендә авыл көне "Бәхетемне мин синдә таптым" дигән исем белән узды быел. Җирлектәге тырыш хезмәтчәннәрнең фотоларыннан, мактау кәгазьләреннән "Гасырлар кайтавазы" дигән күргәзмә оештырылды. Авыл бәйрәме авылның хөрмәтле кешеләре Мостафиннар гаиләсенә багышланды. Бәйрәмгә Хәсәнов Рәис тормыш иптәше Лилия белән кайтып, җыр-күчтәнәчләреннән концерт куйды. Килгән тамашачы күңелле ял итеп, рухи байлык алып таралышты.
Актанышта Тукай бәйрәмендә район башлыгы Энгель Фәттахов "Пар ат" шигыре белән ачкан шигъри марафонны балалар, районда яшәп иҗат итүче "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары дәвам итте. "Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесендә Гран-при яулаган Актаныш гимназиясе укучысы Алинә Хәбибуллина да үзе язган шигыре белән кушылды әдәби марафонга. Балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары әкиятләр дә куйды, җырлады да, шигырь дә сөйләде.
Туган тел көнен Актаныш сөенечле вакыйгалар, хәбәрләр белән каршы алды. Бу хакта тәбрикләү сүзендә Энгель Нәвап улы да әйтеп узды https://www.instagram.com/p/BwudU8-oTQ3/ .
Бәйрәмдә туган якта яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, педагоглар, сәнгать эшлеклеләре катнашты. Чарадан вакыйгалар барышы инстаграмда яктыртылып барылды.
Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына көрәш турниры бүген – 26 апрельдә егерменче тапкыр яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. Республиканың район-шәһәрләреннән 46 команда – 391 көрәшче бил алыша “Батыр” спорт комплексында.
Ярышны ачу тантанасында театральләшкән тамашада актанышлыларның яшәү рәвеше, милли биюләре, җырлары һәм туган көне уңаеннан Габдулла Тукайны хөрмәтләү чагылыш тапты.
Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин үз чыгышында Татарстан көрәш федерациясе Президенты Марат Әхмәтовның тәбрикләвен ирештерде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Равил Гарифулла улына ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. Егерме ел дәвамында Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына узучы көрәш турнирын югары дәрәҗәдә оештырудагы ярдәмнәре өчен Энгель Нәвап улы республика җитәкчелегенә, Татарстан көрәш федерациясенә, балаларны көрәш алымнарына өйрәтеп, ярышларда чыныктырып үстерүче тренерларга рәхмәтен белдерде. Ачылу тантанасында аларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Инсаф Фәйзрахманов көрәш федерациясе президиум рәисенең истәлек сәгате белән бүләкләнде. Турнирларда шәкертләре югары нәтиҗәләргә ирешкән тренерлар Ильфир Әнвәров, Илһам Волков, Илдар Әхмәров Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Көрәш спортын үстерүдәге лаеклы өлешләре өчен Илназ Хәмидуллин, Азимҗан Котбетдинов, Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Кәримуллин, Рүзәл Багиров, Фарис Хуҗин да көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген Актанышта да Бөтенрәсәй акциясе Георгий тасмаларын тарату башланды. "ФОРПОСТ" яшьләр тәртип саклау оешмасы яшьләре райондашларыбызга Георгий тасмаларын тараттылар.
Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Актаныш районнары бадминтончылары иптәшләрчә очрашты.
Җиңүчеләребез.
2009 елгылар һәм кечерәкләр: Ильмир Шәмсиев, Каюм Корбанов - өченче,
Гадел Шәйдуллин, Мәрьям Шәрипова икенче урын.
2007-2008 елгылар: Регина Рәхимова - өченче, Ислам Хәбибуллин - икенче, Илнур Галиев беренче урын.
2006 елгылар һәм өлкәнрәкләр: Размик Микаелян, Альберт Сергеев, Гөльяр Әхмәтдинова, Алинә Харисова - өченче, Нияз Галимуллин, Гөлназ Ханова - икенче, Эльвир Шәймурзин, Гөлназ Бакирова - беренче урын.