Иске Айман җирлегендә авыл көне "Бәхетемне мин синдә таптым" дигән исем белән узды быел. Җирлектәге тырыш хезмәтчәннәрнең фотоларыннан, мактау кәгазьләреннән "Гасырлар кайтавазы" дигән күргәзмә оештырылды. Авыл бәйрәме авылның хөрмәтле кешеләре Мостафиннар гаиләсенә багышланды. Бәйрәмгә Хәсәнов Рәис тормыш иптәше Лилия белән кайтып, җыр-күчтәнәчләреннән концерт куйды. Килгән тамашачы күңелле ял итеп, рухи байлык алып таралышты.