Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына көрәш турниры ачылды

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына көрәш турниры  бүген – 26 апрельдә егерменче тапкыр яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. Республиканың район-шәһәрләреннән 46 команда – 391 көрәшче бил алыша “Батыр” спорт комплексында.

Ярышны ачу тантанасында театральләшкән тамашада актанышлыларның яшәү рәвеше, милли биюләре, җырлары һәм туган көне уңаеннан Габдулла Тукайны хөрмәтләү чагылыш тапты.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин үз чыгышында Татарстан көрәш федерациясе Президенты Марат Әхмәтовның тәбрикләвен ирештерде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Равил Гарифулла улына ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. Егерме ел дәвамында Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына узучы көрәш турнирын югары дәрәҗәдә оештырудагы ярдәмнәре өчен Энгель Нәвап улы республика җитәкчелегенә, Татарстан көрәш федерациясенә, балаларны көрәш алымнарына өйрәтеп, ярышларда чыныктырып үстерүче тренерларга рәхмәтен белдерде. Ачылу тантанасында аларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Инсаф  Фәйзрахманов көрәш федерациясе президиум рәисенең истәлек сәгате белән бүләкләнде. Турнирларда шәкертләре  югары нәтиҗәләргә ирешкән тренерлар Ильфир Әнвәров, Илһам Волков, Илдар Әхмәров Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Көрәш спортын үстерүдәге лаеклы өлешләре өчен Илназ Хәмидуллин, Азимҗан Котбетдинов, Рүзәл Тимергалиев, Инсаф  Кәримуллин, Рүзәл Багиров, Фарис Хуҗин да көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International