Актанышта Тукай бәйрәмендә район башлыгы Энгель Фәттахов "Пар ат" шигыре белән ачкан шигъри марафонны балалар, районда яшәп иҗат итүче "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары дәвам итте. "Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесендә Гран-при яулаган Актаныш гимназиясе укучысы Алинә Хәбибуллина да үзе язган шигыре белән кушылды әдәби марафонга. Балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары әкиятләр дә куйды, җырлады да, шигырь дә сөйләде.
Туган тел көнен Актаныш сөенечле вакыйгалар, хәбәрләр белән каршы алды. Бу хакта тәбрикләү сүзендә Энгель Нәвап улы да әйтеп узды https://www.instagram.com/p/BwudU8-oTQ3/ .
Бәйрәмдә туган якта яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, педагоглар, сәнгать эшлеклеләре катнашты. Чарадан вакыйгалар барышы инстаграмда яктыртылып барылды.