Актанышта зыян күргән уҗымнарның сакланышы буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Актаныш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре 24 апрель көнне  хуҗалыклар басуларын тикшереп, зыян күргән көзге бодай басуларын карады.

Былтыр көздән  уҗым культуралары тиешле агротехник таләпләр буенча эшкәртелгән булса да, ни сәбәпле кыш чыга алмаган? Җитәкчеләр район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән берлектә шул сорауга җавап эзләде.

Көз 13 мең гектардан артык чәчелгән бодай һәм арышның яртысыннан артыгы, зыян күрү сәбәпле, бозыла. Алар урынына бодай, арпа, солы чәчеләчәк. “Таң”, “Әнәк” хуҗалыгы басуларында уҗымнарның торышы мисалында район авыл хуҗалыгы идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов таныштырып, тәкъдимнәрен әйтте.

-Көздән уҗымнарны анализга алдык. Шикәр дәрәҗәсе микъдаре  37-35 процент күрсәтте. Кыш уртасында 27-23 иде. Яз көне 17-13 булды. Кыш буена үзендәге файдалы микроэлиментларны үсемлек ашап бетерде. “Әнәк” агрофирмасының Түке бүлекчәсе басуындагы пар җиренә чәчелгән көзге бодайга көздән катлаулы ашлама да, сыек, сусыз аммиак та туфракка кертелгән. Уҗымнарның сакланышы күз алдында, - диде ул.

-Хуҗалык җитәкчеләре белән басуларны карап чыктык, нәтиҗә ясадык. Көзге культуралар бик начар кышлаган. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итү буенча фикерләшәбез. Эшләүдән тора барысы да. “Әнәк” агрофирмасында 3000 гектардан артык мәйданда көздән чәчү башкарылды. 70 гектар җирдә генә уҗымнар зыян күргән. Технологияне саклап эшләп, быелгы кышкы һава шартларында да  уҗымнарның имин кышлавын тәэмин итүне дәлилләп күрсәтте агрофирма. Җитәкчеләрнең бурычы – бүгеннән үк элгәре культураны планлаштырып, борчак мәйданнарын арттыру һәм седераль пар җирләре белән эшләү. Көзге культураларны тиешенчә ашлау һәм кышлауны оештырырга кирәк безгә, - дип фикерен белдерде район башлыгы Энгель Нәвап улы киңәшмә барышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International