Һәр ветеран – безнең тарих, Актаныш Җиңү бәйрәменә әзерләнә

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне район Советында узучы бирфинг 9 Май – Җиңү бәйрәменә әзерлек чараларына багышланды.

Актанышта бүген яу кырыннан исән-имин урап кайткан 15 яугир яши, узган ел Җиңү бәйрәмен 27 ветераныбыз каршы алган иде. Кызганыч, тарих, хәтер – мәңгелек, ә шул елларның шаһите булучы яугирләребез бик аз калды. Узган ел 73 нче Җиңү язын каршы алу мизгелләре районда тантаналы шартларда район Советы бинасы каршында узды. Быел да Җиңү бәйрәменә әзерлек, аның тарихи әһәмиятен чагылдыру Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның төп игътибар үзәгендә. Бәйрәм алдыннан һәр ветеранның өендә булып, аларның хәлләрен белешеп, тормыш-яшәү шартлары белән танышачак ул. “Тормышыбыз җитеш, өлкәннәребезгә бүген игътибар, ихтирам, күңел җылысы, хөрмәт күрсәтү кирәк”, - ди ул. Шул максаттан, һәр җирлектә мәктәп укучылары, балалар тарафыннан очрашулар, өлкәннәргә ярдәмләшү быел да игътибар үзәгендә булачак.

15 ветеран, 97 сугыш ветеранының тол хатыннары, 527 тыл ветераны, 2310 сугыш чоры баласы... Бәйрәм чаралары аларның һәр кайсына барып җитәрлек итеп оештырыла.

Җиңү бәйрәмен каршы алу җирлекләрдә, гадәттәгечә, 8 май көнне билгеләп үтеләчәк. Әлеге көнне шулай ук Казан шәһәрендә республика күләмендә сугыш ветераннарын хөрмәтләү тантанасына Актаныштан да делегация катнашачак. Сугыш чоры балалары белән очрашу быел 4 май көнне “Агыйдел” клубында була, соңыннан чәй табыны артында сөйләшү булып дәвам итәчәк. 7 май көнне аскы Актаныш ветераннар йортында бәйрәм очрашуына быел Актанышбаш авыл җирлеге ветераннарын чакыру да планлаштырыла.

9 Май – Җиңү бәйрәме район үзәгендә 10 сәгатьтә театральләшкән тамаша белән башланачак. Атлар, машиналар, хәрбиләр парадыннан соң, “Үлемсез полк” Җиңү паркына юл ала. Быел ул тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Яуда шаһит китүчеләр истәлегенә һәйкәлгә чәчкәләр салганнан соң, бәйрәм ветераннар белән чәй табыны артында дәвам итәчәк. Кич бәйрәм концерты һәм, гадәттәгечә, бәйрәм салюты булачак.

Җиңү бәйрәменә әзерлек чаралары белән брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева таныштырды.

Фото - Ләйсән Тимерова, 2018 ел, Җиңү бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International