Татарстан буенча пенсия фонды бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.
Россия пенсия фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.
«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, хакимият илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына күптән игътибар итәргә тиеш булган».
«Пенсия фонды бүлекчәсе Казан шәһәре буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесенең исем-фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълүматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Актанышларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.
Исегезгә төшерәбез, пенсия бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар.
Гражданнар Россия пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә махсуслашкан «Мобиль клиентлар хезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.
Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.
Болардан тыш, республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.
4 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча консультация үткәрәчәкләр.
Шулай итеп, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречье бүлеге җитәкчесе урынбасары Марина Газимова һәм Кадастр палатасының ТР буенча юридик бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Мельникова күчемсез милекне рәсмиләштергән очраклар буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр, сату-алу, бүләк итү килешүләрен төзергә ярдәм итәчәкләр.
Чара Казан шәһәре, Калинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча («Хорошие руки»склады) узачак.
Түләүсез юридик консультация алу өчен кабул итүгә 236-65-61 телефоны аша язылырга кирәк.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган түләүсез телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
3 сентябрь – Россия календарендә истәлекле дата. Бу көнне Россия Бесланга террористик һөҗүм корбаннарын искә ала һәм күпмилләтле халкыбыз кайчан да булса дучар ителгән террористик агрессия корбаннарын искә ала. 3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне. Истәлекле һәм кайгылы даталар календарендә ул 2005 елның 21 июлендәге федераль закон нигезендә барлыкка килде.
Хөрмәтле Энгель Нәвапович!
Сезне һәм барлык актанышлыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Белем көне - күпләрне берләштерүче һәм яшәүне раслаучы бәйрәм.
Барыгызга да һәм балаларыбызга чын күңелдән көч һәм сабырлык телим. Белем серләренә төшендерүче игелекле педагоглар һәм зирәк остазлар телим. Яңа уку елы бик күп яңа ачышлар, кызыклы дәресләр һәм якты мизгелләр алып килсен.
Һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет телим.
Тирән ихтирам белән - Дәүләт Думасы депутаты А.Г. Когогина.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары О. А. Дәминов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары А. М. Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина 20 сентябрь көнне Актаныш районына киләчәк.
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Актаныш районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышачак, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләрен тикшерәчәк һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрәчәк.
2 сентябрь көнне Актаныш районы кадет мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Мәктәп 146 укучы алдында үз ишекләрен ачты, шуларның 21е бишенче сыйныфка керде.
Тигез сафларда кадетлар байрак йөртүче төркемне каршы алды.
Кадетлар һәм бәйрәм кунаклары алдында котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш кадет интернат-мәктәбе директоры Илсур Ялалов, 5 нче сыйныф укучыларының ата-аналары чыгыш ясадылар.
Кайчандыр техникум яңа уку елын 200гә якын студент белән генә башласа, быел инде ул биредә белем алырга теләүчеләрнең артуы белән дә лаеклы горурлана ала. Яңа уку елын ресурс үзәк 341 студент белән башлап җибәрде – 2 сентябрь көнне техникумда 2019-2020 уку елына рәсми старт бирелеп, төркем студентларын беренче кыңгырау чыңы укуга дәште.
Бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы Энгель Нәвап улы беренче курска килгән студентларга техникумның районда тоткан дәрәҗәле урынын азсызыклап, биредә уку-укыту системасының елдан-ел камилләшә баруын билгеләп үтте. Шулай да район башлыгы киләсе елларда студентлар санын тагын да арттыруны бурыч итеп куйды.
- Техникум 500 - 550 балага белем бирергә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә сынатмый торган, ышанычлы кадрлар әзерләргә тиеш, - дип искәртте ул.
Моның өчен, билгеле, белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту, белгечлекләр санын арттыру, кыска вакытлы курслар оештыру мөһим шартлар булып тора.
Техникум директоры Илшат Габделхәев та студентларны яңа уку елы белән тәбрик итте.
Җитәкче югары уку йортлары, “КамАЗ” җәмгыяте, район хуҗалыклары белән ике арада булдырылган хезмәттәшлекләрнең мөһим адым булуын билгеләп үтте. Техникумны тәмамлаган 8 студентның Казан дәүләт аграр университетында белем алуларын дәвам итүләре дә игътибарга лаек яңалык иде. Гомумән, Илшат Илфат улы Актаныш технология техникумында белем алуның бик күп уңай якларын санады. Аларның берсе: 3-4 ел уку дәвамында берничә төрле һөнәр үзләштерү. Өстәвенә, техникум хәзер WorldSkills стандартлары буенча укыта, ягъни студентлар заман белән бер адымда атлый дигән сүз бу.
Актаныш технология техникумының яңа уку елына педагогик кадрлары да шактый зур үзгәрешләр кичергән. Студентларга, аларның әти-әниләренә яңа педагогик состав белән танышу мөмкинлеге бәйрәм линейкасында ук тудырылды.
Быел техникумда уку-укыту буенча директор урынбасары вазыйфаларын Юлия Илькаева башкарачак, директорның методик һәм кадрлар белән эшчәнлек буенча урынбасары итеп Роза Имамова билгеләнгән. Илһам Шакировка - укыту-практик эшчәнлек, Зөлфия Хафизовага тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфалары йөкләтелгән. Быелдан студентларны химия һәм биология серләренә Айдар Низамов төшендерсә, ОБЖ фәнен шулай ук яңа педагог – Суфиян Илькаев укытачак.
Актаныш технологик техникумында Белем бәйрәме - фоторепортаж.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне «Путешествие к истокам – 2019» X республика конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурсның максаты - яшьләрне Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен үстерүгә һәм алга таба мавыктыргыч инновацион туристик проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү, туган якның туристлык ресурслары, аның мәдәни һәм экологик һәйкәлләре турында яшьләрнең хәбәрдарлыгын арттыру аша патриотизм хисе тәрбияләү.
Конкурста Татарстан Республикасы югары, урта махсус уку йортлары студентлары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, эшләүче яшьләр, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша ала.
2018 елда конкурска Татарстан Республикасының 27 районыннан 135 гариза керде, Казан һәм республиканың 150дән артык уку йорты катнашты.
Бүләкләү тантанасы 280 нән артык катнашучыны, мәктәп укучыларын һәм Татарстан Республикасының туризм өлкәсендәге уку йортлары студентларын җыйды. Иң яхшы 30 катнашучы дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Конкурс турында Нигезләмә Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm . Материалларны конкурс комиссиясенә 2019 елның 1 ноябреннән дә соңга калмый тапшырырга кирәк.
Конкурста җиңүчеләрне һәм дипломантларны рәсми бүләкләү тантанасы 2019 елның 29 ноябрендә булачак.
Яңа уку елын укалап чигелгән милли киемнәрдән, читекләрдән татарча биеп каршы алган гимназия укучылары, бәйрәмгә килгән ата-аналар бүген – 1 сентябрь көнне уку елы дәвамында ниләр белән шөгыльләнәчәкләрен тәгаен белеп, фикерләрен туплап кайтып киттеләр. Ел дәвамында эзләнергә, үз өстендә эшләргә, ярдәмчел, дус булырга кирәклегенә төшенеп үсүче укучыларга гимназия быел тагын да югарырак максатлар куйды һәм моңа ирешүдә ата-ананың да гимназия белән һәрвакыт элемтәдә булуы сорала. Белем бирүдә һәр этапта, укуда, өстәмә шөгыльдә, үз-үзеңне тотуда, олимпиадада, проектларда катнашуда рейтингта аерым баллар билгеләнгән. Чиректә чыккан һәр билгегә аерым балл, “өчле” икән – балл кими. Республика олимпиадасында җиңсәң – 70, Россия олимпиадасында җиңсәң – 1000 балл. Рейтингта җиңүче 30 укучы (ике тапкырга артык!) быелгы уку елында да чит илгә барачак. Рейтингта балл җыю быел катлауландырылган, тәртип бозасың, өй эшен эшләмисең икән – һәр очрак өчен 10 балл кими. Быел гимназия белем бирү белән бер югарылыкта тәрбиялелек мәсьәләсен дә күтәрә – юнәлешле программа булдырыла.
-Гимназия укучыларыбызны сагынып көтеп алды. Узган җәй вакыйгаларга аеруча бай булды. Беренчесе аның – дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру. Унберенчене сыйныфны тәмамлаучы 22 укучының һәр кайсы дәүләт имтиханнарын 80 нән югары баллга эшләде. Бер укучыбыз өч фәннән дә 90 нан югары балл җыйды, ике укучы - ике, биш укучы бер фәннән шулай ук 90 нан югары балл җыйды. Бүген һәркайсы Мәскәү, Казан, Ижау, Чаллы шәһәрләрендә югары уку йортларында укуларын дәвам итә. Икенчесе – җәйге “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә инглиз телен камилләштерү һәм олмпиадаларга әзерләнү. Өченчесе - рейтингта җиңүче укучыларның район башлыгы Энгель Нәвап улы ярдәме белән Чехиядә ике атна дәвамында инглиз теле мәктәбендә белем алулары. Файдалы экскурсияләрдә Европа буенча экскурсияләрдә дә булдылар укучылар, - дип, гимназия директоры Рузилә Гарипова Белем бәйрәме белән котлап, укучылар ирешкән уңышларга тукталды, укытучыларга, ата-аналарга да рәхмәтен белдерде.
-Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, быел сезнең алда тагын да зуррак максатлар куябыз. Гимназиядә укучы бала белеме белән дә, тәрбиялелеге белән дә аерылып торырга тиеш. Без моңа бала-ата-ана-укытучы бергәлеге белән генә ирешә алабыз, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та бәйрәм котлавында Россиядә һәм Татарстанда мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләргә тукталды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен ирештерде.