Гимназист кодексы, уку рейтингы, 100 балл – Актаныш гимназиясендә Белем бәйрәме

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

Яңа уку елын укалап чигелгән милли киемнәрдән, читекләрдән татарча биеп каршы алган гимназия укучылары, бәйрәмгә килгән ата-аналар бүген – 1 сентябрь көнне уку елы дәвамында ниләр белән шөгыльләнәчәкләрен тәгаен белеп, фикерләрен туплап кайтып киттеләр. Ел дәвамында эзләнергә, үз өстендә эшләргә,  ярдәмчел, дус булырга кирәклегенә төшенеп үсүче укучыларга гимназия быел тагын да югарырак максатлар куйды һәм моңа ирешүдә ата-ананың да гимназия белән һәрвакыт элемтәдә булуы сорала. Белем бирүдә һәр этапта, укуда, өстәмә шөгыльдә, үз-үзеңне тотуда, олимпиадада, проектларда катнашуда рейтингта аерым баллар билгеләнгән. Чиректә чыккан һәр билгегә аерым балл, “өчле” икән – балл кими. Республика олимпиадасында җиңсәң – 70, Россия олимпиадасында җиңсәң – 1000 балл. Рейтингта җиңүче 30 укучы (ике тапкырга артык!) быелгы уку елында да чит илгә барачак. Рейтингта балл җыю  быел катлауландырылган, тәртип бозасың, өй эшен эшләмисең икән – һәр очрак өчен 10 балл кими. Быел гимназия белем бирү белән бер югарылыкта тәрбиялелек мәсьәләсен дә күтәрә – юнәлешле программа булдырыла.

-Гимназия укучыларыбызны сагынып көтеп алды. Узган җәй вакыйгаларга аеруча  бай булды. Беренчесе аның – дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру. Унберенчене сыйныфны тәмамлаучы 22 укучының һәр кайсы дәүләт имтиханнарын 80 нән югары баллга эшләде. Бер укучыбыз өч фәннән дә  90 нан югары балл җыйды, ике укучы  - ике, биш укучы бер фәннән шулай ук 90 нан югары балл җыйды. Бүген һәркайсы Мәскәү, Казан, Ижау, Чаллы шәһәрләрендә югары уку йортларында укуларын дәвам итә. Икенчесе – җәйге “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә инглиз телен камилләштерү һәм олмпиадаларга әзерләнү. Өченчесе - рейтингта җиңүче укучыларның район башлыгы Энгель Нәвап улы ярдәме белән  Чехиядә  ике атна дәвамында инглиз теле мәктәбендә белем алулары. Файдалы экскурсияләрдә Европа буенча   экскурсияләрдә дә булдылар укучылар, - дип, гимназия директоры Рузилә Гарипова Белем бәйрәме белән котлап, укучылар ирешкән уңышларга тукталды, укытучыларга, ата-аналарга да рәхмәтен белдерде.

-Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, быел сезнең алда тагын да зуррак максатлар куябыз. Гимназиядә укучы бала белеме белән дә, тәрбиялелеге белән дә аерылып торырга тиеш. Без моңа бала-ата-ана-укытучы бергәлеге белән генә ирешә алабыз, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та бәйрәм котлавында Россиядә һәм Татарстанда мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләргә тукталды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International