Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина актанышлыларны Яңа уку елы белән котлый

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Энгель Нәвапович!

Сезне һәм барлык актанышлыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Белем көне -  күпләрне берләштерүче һәм яшәүне раслаучы бәйрәм.

Барыгызга да һәм балаларыбызга чын күңелдән көч һәм сабырлык телим. Белем серләренә төшендерүче  игелекле педагоглар һәм зирәк остазлар телим. Яңа уку елы бик күп яңа ачышлар, кызыклы дәресләр һәм якты мизгелләр алып килсен.

Һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет телим.

Тирән ихтирам белән - Дәүләт Думасы депутаты А.Г. Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International