Игътибар! Мошенниклар пенсия фонды исеменнән пенсионерларны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан буенча пенсия фонды бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.

Россия пенсия  фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар  Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.

«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, хакимият илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына күптән игътибар итәргә тиеш булган».

«Пенсия фонды бүлекчәсе Казан шәһәре буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесенең исем-фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълүматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Актанышларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, пенсия бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар.

Гражданнар Россия пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә махсуслашкан «Мобиль клиентлар хезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.

Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online  бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.

Болардан тыш, республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International