ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – 5 сентябрь көнне  Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән урып-җыю эшләренең, көзге чәчүнең барышы белән танышты. “Таң”, “Нигез”, “Башак”, “Нур Баян”  хуҗалыкларының, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларының кырларын карап чыкканнан соң, “Нигез” хуҗалыгының басуында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлылары белән очрашты алар. Җәй килүендә кырларда күкрәп үскән икмәкне күреп, актаныш игенчеләренең эшчәнлегенә зур бәя биргән министр, иң элек, һәр хуҗалык җитәкчесеннән гектар биреме югары булган басулардан җыеп алынган уңыш күләме  белән кызыксынды. Сөенеп тә, горурланып та, актанышлылар эшчәнлегенә  бәя биреп тә, Актанышта гектарыннан 50-80 шәр центнер уңыш чыккан басулар күп, диде Марат Әхмәтов.

-Актаныштагы кебек игенчелек культурасы республиканың да йөзен билгели. Кама аръягы районнарының бүгенгесен һәм киләчәк эшчәнлеген Актаныш районыннан башка күз алдына да китереп булмас иде. Искеткеч югары игенчелек культурасы!  Район, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр бер-берсе белән ярышып, бер хуҗалыктагы яңалыкны икенче хуҗалык үзенә үрнәк тәҗрибә итеп алып, бер-берсеннән өйрәнеп эшлиләр. Гади ел булмады быел игенче өчен. Районда июнь аенда явым-төшемнәр тоташ булмады. Июль ахырында гына гына яңгырлар булды. Шулай булуга карамастан, район 174 мең тонна тирәсендә бөртеклеләр җыйнап алырга планлаштыра.  Районда төпле хуҗаның кулы тимәгән, кемдер алынганны көтеп тора торган ташландык басулар юк. Күп кенә районнардан аермалы буларак, биредә басуда-кырларда салам өемнәре, эскертләр дә юк. Бу – җиргә, игенчелеккә җитәкченең  мөнәсәбәте һәм культурасын күрсәтә торган көчле мисал. Соңгы елларда сөтчелек тармагы буенча да революцион үзгәреш ясады Актаныш. Районда беренче тапкыр хуҗалыклар – 200, шәхси хуҗалыклар 50 тонна тәүлегенә сөт җитештерде. Ай саен үткәрә торган 24 форма киңәшмәсендә терлекчелек тармагындагы резервларны барлап, максат куеп эшләвегез дә республика районнары өчен үрнәк.  Үз үрнәгегез белән башка районнарга да  этәргеч бирәсез, - дип, фикерен белдерде Марат Готыф улы.

Егерме ел дәвамында иңгә-иң куеп, фикерләшеп, киңәшләшеп, гозер-үтенечләрне ишетеп, республика авыл хуҗалыгы үсешен Рәсәй күләмендә алдынгы өлкә дәрәҗәсенә чыгарганы өчен хуҗалык җитәкчеләре, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Марат Готыф улына чиксез рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерделәр. Һәрвакыт элемтәдә булып, башка өлкәләрдә булган алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнергә мөмкинлек тудырганы, фәнни-тикшеренү участокларында элгәр культураларны сынап, үзебездә районлаштыруда һәм республиканың, россиянең максатчан программаларында катнашып, игенчелек культурасын үстерүдә, яңа заманча техникалар кайтаруда республика җитәкчелегенең Актаныш районына булган ярдәме, биргән бәясе һәм күрсәтелгән ышанычы киләчәктә 200 мең тонна икмәк үстерергә дә, 250 тонна тәүлеклек сөт саварга да актанышлылар өчен мөмкинлекләр тудыра.

26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка  мәсьәләләр буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәшә алачаклар.

 

Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер”  дигән республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Бәйгегә табигатьне саклау бурычын куйган экологик предприятиеләрнең “иң-иңнәре”, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Эшлекле сәфәр барышында ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашты һәм районның социаль учреждениеләрендә булды.

Эльмира Зарипова Пучы авылында урнашкан Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, район социаль яклау бүлегендә, “Игелек үзәгендә” булды, яшәү шартлары, министрлыкка караган социаль учреждениеләрдә туклану һәм хезмәт күрсәтү буенча персоналның эше белән танышты.

Яңа уку елы башланганда  балаларын балалар бакчаларына йөртүче ата-аналардан һәр ел да борчулы сораулар керә. Тәрбиячеләрнең бездән дәфтәр, альбом һәм башка уку кирәк-яраклары сораулары дөресме?

Сезнең сорауларга ачыклып кертеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган балалар бакчасында канцелярия кирәк-яраклары исемлеген тәкъдим итәбез.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау һәм карау (шул исәптән көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары белән тәэмин итү) чыгымнары ата-аналар түләве күләменә кертелгән.

Канцелярия товарлары, эш дәфтәрләре кебек үк, һәр бала индивидуаль кулланыла торган чыгым материаллары булып тора.

Бу уңайдан ата-аналарга тәкъдим ителергә мөмкин булган уку елына канцелярия товарлары исемлеге:

1. Рәсем ясау өчен альбом  (2 данә),

2. Төсле кәгазь (2 данә),

3. Төсле катыргы (1 данә),

4. Гуашь, кимендә 6 төс (1 данә),

5. Пластилин (1 данә),

6. Әвәләү тактасы (1 данә),

7. Акварель буяулары (1 данә),

8. Төсле карандашлар (1 данә),

9. Гади карандаш (2 данә),

10. ПВА җилеме (1 данә),

11. Шакмаклы дәфтәр (2 данә),

12. Пумала өчен рәсем (2 данә),

13. Кайчы (1 данә).

Һәр балага шөгыльләнү өчен  папка формалаштырырга киңәш ителә.

Гамәлдәге законнар нигезендә, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарыннан акча җыю, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чараларын сатып алырга мәҗбүр итү дөрес түгел.

Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый

һава торышы

Алмашынучан болытлы һава.

Көнчыгышта урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11º,

көндез максималь температура +16º..+21º.

4 сентябрьгә  34 461 гектарда игеннәр суктырылды, 134,5 мең тонна икмәк җыеп алынды. Фаразланган мәйданның 81 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнде. Бер гектарга уртача уңыш 39 центнер.

Көзге чәчүгә 12 862 гектар җир эшкәртелде, фаразланган мәйданның 58 проценты.

Көзге чәчү 11 897 гектарда башкарылды, шуның 4117 гектарында  - арыш, 7780 гектарда бодай чәчелде.

ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлекләр чиген килешенү буенча инструкция әзерләделәр.

Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен җайга салу мөмкинлеге бирүче закон имзаланды.

Бу "Кадастр эшчәнлеге турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы №150-ФЗ һәм "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында"гы федераль закон 2019 елның 16 сентябрендә көченә керә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Бу утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә куюны туктату буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча идарәнең уңай тәҗрибәсе турында хәбәр ителде. Шулай ук гариза бирүчеләр белән электрон элемтә каналларын кулланып хезмәттәшлек мәсьәләләре яктыртылды.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

3 сентябрь  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту,  җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, эшмәкәрлек эшчәнлеге, гаилә мөнәсәбәтләре, опекунлык, мәктәпкә йөртүче автобус маршруты буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә, урынбасарларга һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән  аңлашып эшләү буенча район башлыгының  җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International