ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

«Авылның уңышлы үсеше-авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары булдыру, беренче чиратта, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуы. Районда барлык максатчан дәүләт программалары да гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде бүген – 7 сентябрь көнне Кәзкәй авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасының файдалануга тапшырылу тантанасында.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Кәзкәй авылының 234 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 39ы балалар. Диспансер исәбендә 24 кеше тора.

Фельдшер Сәрварова Рафисә Батыршәех кызы-югары категориягә ия, 35 ел авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, кабул итүне көтеп утыру бүлмәсе, персоналның киенү-чишенү бүлмәсе, санузел, җыештыру-юу инвентаре саклау өчен бүлмә бар.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Программа гамәлдә булган елларда Актаныш районында барлыгы 2102 ана капиталына дәүләт сертификаты бирелде. Сертификат хуҗаларының 80% ы ана капиталы акчаларын тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә барлыгы 715,8 миллион сум акча түләнде.

Актаныш районында 1 сентябрьгә 2848 ташлама алучы исәпләнә. Шулардан 1876 кеше (65,9%) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан. Баш тартучыларның проценты ел саен кими. Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше (якынча 10%) киредән әйләнеп кайтты.

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташлама алучылар тиешле гаризаны пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Нинди дә булса сатып алуны тормышка ашырып, без аның сәламәтлек өчен куркынычсыз, сыйфатлы булуын һәм кирәкле куллану үзенчәлекләренә ия булуын телибез.

Кызганычка каршы, кибет киштәләрендә еш кына сыйфатсыз товарлар очрый.

Сыйфатлы  товарны ничек сайларга һәм аны түбән сыйфатлы контрафакттан ничек аерырга?

Актаныш  районында 7 сентябрь көнне  кичке биштән - каурыйлы кошларга, 15 сентябрьдә төлкеләргә  ау сезоны ачыла.

Кыр кәҗәләрен (косулялар), махсус рөхсәт алып, 1 октябрьдән ауларга була. Шулай ук пошига һәм кабан дуңгызына, су җәнлеге – кондызга да ау шул көннән башлана.

2019 елның 5 сентябреннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризаларны кабул итү башланды.

Рөхсәтнамәне алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин . Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәме белән (843) 222-06-20 телефоны буенча, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Татарстан Республикасының "Саулык" сәламәтлек саклау комплексында булып, балаларны сәламәтләндерү һәм ялны оештыру шартлары белән танышты.

Эшлекле сәфәр барышында парламентарий корпусларны, сәламәтлек пунктларын, ашханәләрне, уен мәйданчыкларын һәм башка объектларны карап чыкты, балаларны сәламәтләндерү  комплексы коллективы белән очрашты.

14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.  

Ат чабышлары   40, 80 һәм 120 километр  дистанцияләрдә була,    приз фонды - 200 мең  сумнан 300 мең  сумга  кадәр.   Чара  кысаларында  зурлар  һәм яшүсмерләр  өчен төбәк  һәм халыкара  ярышлар,  җирле  токымнан  булган  “Авыл егетләре” атлары  өчен  чабышлар, “Аударыш” атларында  көрәш  буенча  конкурс, атларны  җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән  йөк арбасына   конкурслар   һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең  төп  бизәге,  гадәттәгечә,  татар атларының  чабышы  булачак. 

 

 

 

Моннан  тыш, мәдәни-күңел  ачу  программасы эшләячәк, Казан  шәһәренең  балалар ат  спорты  мәктәбенә йөрүчеләрнең  чыгышлары була,  тимер чүкү буенча  мастер-класс оештырыла, авыл  хуҗалыгы продукциясе  ярминкәсе эшләячәк, кайнар  ризыклар һәм  күңелле  җыр-биюләр булачак.

Барлык  ат  яратучыларны яисә  ат  спорты  белән  шөгыльләнүчеләрне,   ярышларда  катнашып,  үзләрен  таныту өчен чакырабыз.   Заявкалар            13 сентябрьгә  кадәр   (843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 телефоннары  аша  яисә   fkksrt@bk.ru   электрон  адрес буенча  кабул  ителә.

 

 

Телевидение спутниклар сигналын кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга чыгымнарны компенсацияләүне билгеләү, цифрлы приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать иткән гражданнар турында мәгълүмат.                                                                              

4 сентябрьгә  Актаныш районы социаль яклау бүлегендә урнашкан республика матди ярдәм үзәгенең 5 нче бүлекчәсенә компенсация билгеләүне сорап 98 кеше мөрәҗәгать иткән. 71 кешегә консультация бирелгән. 27 кешегә компенсация түләнгән.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3-5 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә кече шәһәрләр һәм районнар яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча республика беренчелеге узды. Республика беренчелегендә катнашып, Актанышның "Иман" командасы өченче урын яулады. Тренерлары  Рамил Гыйльфанов. Әфәрин, егетләр! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Татарстанның  урып-җыюның  барышы  белән  танышу  максатында  Минзәлә һәм Актаныш  районнарында  булды.  

 

Кырларны  карап чыканнан  соң, Марат  Әхмәтов  һәр районның җитәкчесе, хуҗалыклар   җитәкчеләре,  фермерлар  һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде. 

 

Районнар  башлыклары  кыр  эшләренең  барышы  турында  сөйләделәр.    Минзәлә районында урып-җыю мәйданы   45,7 мең  га тәшкил  итә. Бүгенге  көнгә    33,4 мең мәйданда  урып-җыю  эшләре  төгәлләнгән,  бу  барлык  мәйданның    73% ын  тәшкил  итә, 127,4 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача уңыш  -  38,2 ц/га. «Урып-җыю     эшләре  белән  бергә   2020  ел  уңышы  өчен  көзге  бодай  чәчелә.    Районда  көзге  культуралар  чәчү мәйданы   14,8 мең га тәшкил итә, аның  күп  өлешен  чәчтек  инде», - дип сөйләде  район  башлыгы    Айдар Сәлахов.

 

Марат  Әхмәтов  билгеләп  үтүенчә,  республикада  4,5 млн тонна  ашлык  җыелыр  дип  планлаштырыла, һәм бу  саннарга   минзәләлеләрнең  керткән  өлеше  дә  бик  зур.

 

Урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышуны  Марат  Әхмәтов  Актаныш  районында  дәвам  итте.    Районда  уртача  уңыш    39 ц/га  тәшкил  итә. Урып-җыю мәйданы  – 42,6 мең га. Бүгенге  көнгә    35,6 мең га мәйданда  ашлык  җыелып  беткән, бу  барлык  мәйданның    84% ын  тәшкил  ит,  138,9 мең  тонна  ашлык  җыелган. «Игенчеләр өчен  ел  бик  уңай  булмады.  Июнь  аенда  районда яңгырлар  бөтенләй  диярлек булмады.  Июль  азагында гына  яңгырлар  ява  башлады.    Шуңа  карамастан,    174 мең  тонна  ашлык  җыю  планлаштырыла», - дип  сөйләде  Актаныш  районы башлыгы  Энгель Фәттахов.

 

«Игенчелек  культурасы  республиканың  йөзен  билгели.   Кама аръягы  районнарының  бүгенге  һәм киләчәк  эшчәнлеген  Актаныш  районыннан башка  күз алдынада   китереп  булмый.   Биредә  игенчелек  культурасы  гаҗәеп  югары  дәрәҗәдә, - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.  – Сез үзегезнең  үрнәгегез  белән  башка районнарга  да  омтылыш  бирәсез». 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International