ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 8 сентябрь көнне Актаныш районында 21190 кеше катнашты, бу барлык сайлаучыларның 94, 69 проценты.

Актаныш территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, «Бердәм Россия» партиясенә сайлаучыларның 81, 44 проценты тавыш биргән. Икенче урында – КПРФ (12,60 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (1,78 процент). «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе – 1,26, «Россия коммунистлары» - 1,12, «Гадел Россия» - 0,99, «Үсеш партиясе» 0,5 процент тавышын җыйган.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда теркәлгән кандидатларга Актаныш районы буенча тавыш бирү түбәндәгечә:

  • Хәбибуллин Альберт Галимҗан улына             71, 27 процент,
  • Леронов Лемон Лерон улына                              16, 77 процент,
  • Гомәров Алмаз Мөнир улына                                8,83 процент,
  • Мадьярова Айсылу Миңневасил кызына               0,99 процент,
  • Фәрхетдинов Рунар Мифтахетдин улына              0,99 процент,
  • Зыков Сергей Александр улына                              0,79 процент.

10 -15 сентябрь көннәрендә Актаныш районы республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә.

2019 елның 10 - 15 сентябрендә  Татарстанның  Актаныш  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

 

Авыл спорт уеннары авыл  халкының  сәламәтлеген  ныгыту,  физкультура  һәм спорт белән  актив  шөгыльләнү  өчен  шартлар  тудыру,  авылда  спортның  аеруча  популяр төрләрен  үстерү һәм  авыл  халкы  арасында  сәламәт  тормыш  рәвешен  булдыру  максатларында  үткәрелә.  Ярышларда катнашучылар  өчен  катгый таләп   –  авыл  җирлегендә  яшәү. 

Шуны  билгеләп  үтәргә  кирәк,  республикада  милли  уеннар     колач  җәя  бара.     Беренче  мәртәбә  алар   1998 елда  Яшел Үзән шәһәрендә узган  иде, ул  чакта  аларда  бары  тик 28 район гына катнашты.     2011 елдан  башлап бу  ярышларда республиканың  43 районы  да  катнаша. Ике ел саен  уздырыла  торган  бу  уеннар      Буа,  Чистай, Алабуга районнарында  булды,    ике  мәртәбә  Минзәләдә, Зәйдә һәм Мамадышта  узды.   

Быелгы  ярышлар  Актаныш  авылында  узачак.   Финал ярышлары  «Сәламәтлек» авыл  спартакиадасы  программасы  кысаларында    аркан тартышу,  мас-рестлинг,   милли «Көрәш», җиңел  атлетика, волейбол, өстәл  теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта  буенча  булачак.    Һәм,  әлбәттә, чараның төп өлешен сыер савучылар  һәм механизаторлар арасындагы  ярышлар  тәшкил  итәчәк. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл   халкын  - ярышларда  активлык  күрсәтергә,  ә   авыл  тормышына  битараф булмаган  һәркемне  ярышларда катнашучылар  өчен  җанатарга  чакыра. 


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Актаныш халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашты.

Иртәнге 10 сәгатьтә барлык сайлаучыларның 5 899 ы сайлау участокларына килеп, үз тавышын биргән. Бу – барлык сайлаучыларның 26,3 проценты.

Көндезге  12  сәгатьтә барлык сайлаучыларның 12 372 се – 55,2 проценты сайлау участокларда үз тавышларын бирде.

18.00 сәгатьтә барлык сайлаучыларның  19 982 се  - 89,1 проценты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашып, үзләренең гражданлык позицияләрен белдерделәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар көнендә Актанышка килде.

Ул үзе дә Актанышның 619 нчы сайлау участогында тавыш бирде. “Актанышта сайлау оешкан төстә бара. Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Актанышка билгеләнгән вәкил буларак, Актанышта сайларга булдым. Гомумән, Актаныш районы республикада барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы бара. Быел  тәүлегенә 200 тонна сөт саудылар. 40 центнерга якын уңыш белән урып-җыюны тәмамлап киләләр. Сайлау күрсәткечләре дә яхшы бара, көннең беренче яртысында сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән”, - дип, Алмаз Гапдерәүф улы, сайлауларның уңышлы узачагына ышанычын белдерде. 

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 9 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

һава торышы

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән бераз яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +5..+10°. Көндез максималь һава температурасы +18..+23°.

Актаныш районында барлыгы  46  сайлау участогы эшли. Шуларның җидесе үзәктә урнашкан.  Актанышның үзендә 7 000 нән артык, районда  22 000 нән артык сайлаучы исәпләнә.

Сайлауларга 45 000  чамасы сайлау бюллетене әзерләнгән. Тавыш бирүчеләр сайлау участокларында 2 шәр бюллетень ала:  берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау өчен, икенчесе - бер мандатлы округка депутатлар сайлау өчен.

Актаныш районы буенча дүрт сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган. Алар  Актаныш, Яңа Әлем һәм Пучы җирлекләрендә.

Сүз уңаеннан, 8 сентябрь көнне  Татарстанда  җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да уза. Актаныш  муниципаль районында алар 8  участокта 9  округ буенча үтә.  Әлеге исемлектә  Актаныш, Иске Айман, Такталачык, Татар Ямалысы, Теләкәй, Киров, Чалманарат, Татар Суыксуы җирле үзидарәләре.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, актанышлылар  иртәнге сәгатьләрдән үк бүгенге сәяси вакыйгага җаваплы карап, үзләренең гражданлык бурычларын үти башлады. Алар сайлау участокларына килеп, тавышларын бирәләр, шул рәвешле  сайлауларда үз позицияләрен  чагылдыралар.

Без нинди генә сәяси карашта булсак та, тавыш бирүдә катнашу – һәрберебезнең гражданлык бурычы, илебезгә эчкерсез хисләребезне белдерү, аның киләчәге турында кайгырту ул, - ди сайлау участокларына беренчеләрдән булып килгән райондашларыбыз.

Районның һәр сайлау участогында хокук саклау органнары вәкилләре эшли.

- Безнең бурыч - сайлау участокларында җәмәгать тәртибен саклау, аны бозуга юл куймау, - ди, Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев. - Безнең хезмәткәрләр һәрвакыт сакта, сайлаулар ахырына да штаттан тыш хәлләр теркәлмәс  дип өметләнәм.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгы артыннан күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.

Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ

Актаныш район башлыгы  Энгель Фәттахов үзенең тормыш иптәше Сәрия ханым белән бергә бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде.

Ул иртәнге сәгатьләрдә үк Актанышның технологик техникумында урнашкан 621 нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.

Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакытта, Татарстанда 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылган. Сайлаучылар иң күп булган 42 участокта бюллетеньнәрне автоматлаштырылган эшкәртү комплекслары эшләячәк.

16 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланачак. Ул теркәлү урыны буенча түгел, ә үзеңә уңайлы булган участокта сайларга мөмкинлек бирә.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла.

Депутатлыкка кандидатларның күбесе - «Бердәм Россия» (55 кеше) партиясеннән. «Гадел Россия» - 44, ЛДПР – 40, КПРФ 30, Үсеш партиясе – 12, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 10, «Россия коммунистлары» партиясе шуның кадәр кандидат тәкъдим итте.

Округ мандатларына 230 кеше дәгъва кыла, шуларның 55е – үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләр. Партия кандидатларына килгәндә, башта тугыз партия ТР Дәүләт Советына үз вәкилләрен үткәрергә планлаштырган иде. Сайлауларга шуларның җидесе барып җитте: «Бердәм Россия» (41 округ), КПРФ (45), ЛДПР (41), «Гадел Россия» (41), Үсеш партиясе (бер), «Россия коммунистлары» (биш) һәм «Яблоко» (бер).

Татарстанның үзәк район хастаханәләренә кичә – 7 сентябрь көнне 42 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 миллион сум акча бүлеп биргән.

Соңгы елларда 461 фельдшер-акушерлык пункты һәм 23 табиб амбулаториясе төзелде,  1500 фельдшер-акушерлык пункты  һәм 95 амбулатория ремонтланды.

Яңа автомобильләрне үзәк район хастаханәләренә һәм Ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә тапшырдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов августта 75 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырган иде инде, шуларның 59ы Казан өчен бирелде. 25 сентябрьгә кадәр тагын 70 автомобиль районнарга тапшырылачак.

Актаныш район баш табибе Айдар Хәев яңа реанимобильне Казан шәһәрендә тантаналы кабул итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International