СӘЯСИ ВАКЫЙГА: Актанышлылар VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Актаныш районында барлыгы  46  сайлау участогы эшли. Шуларның җидесе үзәктә урнашкан.  Актанышның үзендә 7 000 нән артык, районда  22 000 нән артык сайлаучы исәпләнә.

Сайлауларга 45 000  чамасы сайлау бюллетене әзерләнгән. Тавыш бирүчеләр сайлау участокларында 2 шәр бюллетень ала:  берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау өчен, икенчесе - бер мандатлы округка депутатлар сайлау өчен.

Актаныш районы буенча дүрт сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган. Алар  Актаныш, Яңа Әлем һәм Пучы җирлекләрендә.

Сүз уңаеннан, 8 сентябрь көнне  Татарстанда  җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да уза. Актаныш  муниципаль районында алар 8  участокта 9  округ буенча үтә.  Әлеге исемлектә  Актаныш, Иске Айман, Такталачык, Татар Ямалысы, Теләкәй, Киров, Чалманарат, Татар Суыксуы җирле үзидарәләре.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, актанышлылар  иртәнге сәгатьләрдән үк бүгенге сәяси вакыйгага җаваплы карап, үзләренең гражданлык бурычларын үти башлады. Алар сайлау участокларына килеп, тавышларын бирәләр, шул рәвешле  сайлауларда үз позицияләрен  чагылдыралар.

Без нинди генә сәяси карашта булсак та, тавыш бирүдә катнашу – һәрберебезнең гражданлык бурычы, илебезгә эчкерсез хисләребезне белдерү, аның киләчәге турында кайгырту ул, - ди сайлау участокларына беренчеләрдән булып килгән райондашларыбыз.

Районның һәр сайлау участогында хокук саклау органнары вәкилләре эшли.

- Безнең бурыч - сайлау участокларында җәмәгать тәртибен саклау, аны бозуга юл куймау, - ди, Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев. - Безнең хезмәткәрләр һәрвакыт сакта, сайлаулар ахырына да штаттан тыш хәлләр теркәлмәс  дип өметләнәм.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгы артыннан күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.

Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International