Татарстанның үзәк район хастаханәләренә кичә – 7 сентябрь көнне 42 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 миллион сум акча бүлеп биргән.
Соңгы елларда 461 фельдшер-акушерлык пункты һәм 23 табиб амбулаториясе төзелде, 1500 фельдшер-акушерлык пункты һәм 95 амбулатория ремонтланды.
Яңа автомобильләрне үзәк район хастаханәләренә һәм Ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә тапшырдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов августта 75 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырган иде инде, шуларның 59ы Казан өчен бирелде. 25 сентябрьгә кадәр тагын 70 автомобиль районнарга тапшырылачак.
Актаныш район баш табибе Айдар Хәев яңа реанимобильне Казан шәһәрендә тантаналы кабул итте.