Әлфия Когогина: «Дәүләт Думасы кабул иткән төзәтмәләр балалар ялының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын күтәрүгә юнәлтелгән»

2019 елның 6 сентябре, җомга

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Татарстан Республикасының "Саулык" сәламәтлек саклау комплексында булып, балаларны сәламәтләндерү һәм ялны оештыру шартлары белән танышты.

Эшлекле сәфәр барышында парламентарий корпусларны, сәламәтлек пунктларын, ашханәләрне, уен мәйданчыкларын һәм башка объектларны карап чыкты, балаларны сәламәтләндерү  комплексы коллективы белән очрашты.

«Быелгы сезонның уңышлы, маҗараларсыз тәмамлануына, балаларның үзләре белән матур хатирәләр алып китүенә һәм кабаттан әйләнеп кайтырга теләүләренә инану минем өчен бик мөһим иде. Педагогларга, әйдаманнарга, лагерьның барлык хезмәткәрләренә яхшы эш өчен рәхмәт! Шуны да билгеләп үтәм, Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә һәм балалар ялының иминлеге өчен шартларны тәэмин итүгә юнәлтелгән,» - диде депутат.

Көзге сессиядә балалар ялын оештыру буенча хезмәтләр күрсәтергә хокуклы тикшерелгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең махсус реестры булдырырга нигез бирәчәк закон проектлары пакеты каралачак.

Төгәл булмаган мәгълүматлар тапшырган яисә балалар ялын оештыруга таләпләрне бозган, тикшерү узмаган оешмаларга бу өлкәдә эшләү тыела. Кануннарны бозучыларга карата 3 млн сумга кадәр штраф каралган.

"Саулык" сәламәтләндерү комплексы "Түбән Кама" милли паркы территориясендә урнашкан һәм 38 гектардан артык мәйдан били. Биредә ел саен Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 10 меңләп бала ял итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International