Марат Әхмәтов: «Актанышлылар, 200 мең тонна икмәк үстерергә, 250 тонна тәүлеклек сөт саварга , дип эшли”

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген – 5 сентябрь көнне  Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән урып-җыю эшләренең, көзге чәчүнең барышы белән танышты. “Таң”, “Нигез”, “Башак”, “Нур Баян”  хуҗалыкларының, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларының кырларын карап чыкканнан соң, “Нигез” хуҗалыгының басуында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлылары белән очрашты алар. Җәй килүендә кырларда күкрәп үскән икмәкне күреп, актаныш игенчеләренең эшчәнлегенә зур бәя биргән министр, иң элек, һәр хуҗалык җитәкчесеннән гектар биреме югары булган басулардан җыеп алынган уңыш күләме  белән кызыксынды. Сөенеп тә, горурланып та, актанышлылар эшчәнлегенә  бәя биреп тә, Актанышта гектарыннан 50-80 шәр центнер уңыш чыккан басулар күп, диде Марат Әхмәтов.

-Актаныштагы кебек игенчелек культурасы республиканың да йөзен билгели. Кама аръягы районнарының бүгенгесен һәм киләчәк эшчәнлеген Актаныш районыннан башка күз алдына да китереп булмас иде. Искеткеч югары игенчелек культурасы!  Район, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр бер-берсе белән ярышып, бер хуҗалыктагы яңалыкны икенче хуҗалык үзенә үрнәк тәҗрибә итеп алып, бер-берсеннән өйрәнеп эшлиләр. Гади ел булмады быел игенче өчен. Районда июнь аенда явым-төшемнәр тоташ булмады. Июль ахырында гына гына яңгырлар булды. Шулай булуга карамастан, район 174 мең тонна тирәсендә бөртеклеләр җыйнап алырга планлаштыра.  Районда төпле хуҗаның кулы тимәгән, кемдер алынганны көтеп тора торган ташландык басулар юк. Күп кенә районнардан аермалы буларак, биредә басуда-кырларда салам өемнәре, эскертләр дә юк. Бу – җиргә, игенчелеккә җитәкченең  мөнәсәбәте һәм культурасын күрсәтә торган көчле мисал. Соңгы елларда сөтчелек тармагы буенча да революцион үзгәреш ясады Актаныш. Районда беренче тапкыр хуҗалыклар – 200, шәхси хуҗалыклар 50 тонна тәүлегенә сөт җитештерде. Ай саен үткәрә торган 24 форма киңәшмәсендә терлекчелек тармагындагы резервларны барлап, максат куеп эшләвегез дә республика районнары өчен үрнәк.  Үз үрнәгегез белән башка районнарга да  этәргеч бирәсез, - дип, фикерен белдерде Марат Готыф улы.

Егерме ел дәвамында иңгә-иң куеп, фикерләшеп, киңәшләшеп, гозер-үтенечләрне ишетеп, республика авыл хуҗалыгы үсешен Рәсәй күләмендә алдынгы өлкә дәрәҗәсенә чыгарганы өчен хуҗалык җитәкчеләре, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Марат Готыф улына чиксез рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерделәр. Һәрвакыт элемтәдә булып, башка өлкәләрдә булган алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнергә мөмкинлек тудырганы, фәнни-тикшеренү участокларында элгәр культураларны сынап, үзебездә районлаштыруда һәм республиканың, россиянең максатчан программаларында катнашып, игенчелек культурасын үстерүдә, яңа заманча техникалар кайтаруда республика җитәкчелегенең Актаныш районына булган ярдәме, биргән бәясе һәм күрсәтелгән ышанычы киләчәктә 200 мең тонна икмәк үстерергә дә, 250 тонна тәүлеклек сөт саварга да актанышлылар өчен мөмкинлекләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International