ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлекләр чиген килешенү буенча инструкция әзерләделәр.
Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен җайга салу мөмкинлеге бирүче закон имзаланды.
Бу "Кадастр эшчәнлеге турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы №150-ФЗ һәм "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында"гы федераль закон 2019 елның 16 сентябрендә көченә керә.
Әлеге закон комплекслы кадастр эшләре процедурасын камилләштерүгә юнәлтелгән.
Шулай итеп, кадастр турындагы закон белән чикләрнең урнашу урыны 5 елдан артык срокка аренда яисә даими (сроксыз) файдалануда, гомерлек биләү мирасында, хосусыйлык хокукында берләшкән җир кишәрлекләре булган гражданнар белән килешенә. Чынлыкта булган кишәрлекнең чикләрен яисә берләштерелгән кишәрлекләрнең чикләре турында мәгълүматларны аныклаган очракта, чикләрне килешенү ызанлауның мәҗбүри өлеше булып тора.
Чикләрне билгеләүне уздыру өчен милек иясенә кадастр инженеры хезмәтләреннән файдаланырга кирәк.
Кадастр инженеры чикләрне килешенү процедурасын да уздырырга тиеш: һәр берләштерелгән кишәрлек хуҗасы белән шәхсән яисә гомуми җыелышта. Ике очракта да килешенү акты төзелә. Ул барлык кызыксынган затлар яисә аларның вәкилләренең шәхси имзасы белән раслана.
Җыелышны уздыру тәртибе "Кадастр эшчәнлеге турында"гы Федераль закон белән регламентлана.
Чикләрнең урнашу урыны дөрес билгеләнүенә инангач кына, актны имзаларга кирәк.
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте