Быел Актаныш технология техникумында 341 студент белем алачак

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Кайчандыр техникум яңа уку елын 200гә якын студент белән генә башласа, быел инде  ул биредә белем алырга теләүчеләрнең артуы белән дә лаеклы горурлана ала. Яңа уку елын ресурс үзәк 341 студент  белән башлап җибәрде – 2 сентябрь көнне техникумда 2019-2020 уку елына  рәсми старт бирелеп, төркем студентларын  беренче кыңгырау чыңы укуга дәште.

Бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы Энгель Нәвап улы  беренче курска килгән студентларга техникумның районда тоткан дәрәҗәле урынын азсызыклап, биредә  уку-укыту системасының елдан-ел камилләшә баруын билгеләп үтте. Шулай да район башлыгы киләсе елларда студентлар санын тагын да арттыруны бурыч итеп куйды.

- Техникум  500 - 550 балага  белем бирергә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә сынатмый торган, ышанычлы  кадрлар әзерләргә тиеш, - дип искәртте ул.

Моның өчен, билгеле, белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту, белгечлекләр санын арттыру, кыска вакытлы курслар оештыру мөһим шартлар булып тора.

Техникум директоры Илшат Габделхәев та студентларны яңа уку елы белән тәбрик итте.

Җитәкче   югары уку йортлары, “КамАЗ” җәмгыяте, район хуҗалыклары белән ике арада булдырылган хезмәттәшлекләрнең мөһим адым булуын билгеләп үтте.  Техникумны тәмамлаган 8  студентның Казан дәүләт аграр университетында белем алуларын дәвам итүләре дә игътибарга лаек яңалык иде. Гомумән, Илшат Илфат улы Актаныш технология техникумында белем алуның бик күп уңай якларын санады. Аларның берсе: 3-4 ел уку дәвамында берничә төрле һөнәр үзләштерү. Өстәвенә, техникум хәзер WorldSkills стандартлары буенча укыта, ягъни студентлар  заман белән бер адымда атлый дигән сүз бу.

Актаныш технология техникумының яңа уку елына педагогик кадрлары да шактый зур үзгәрешләр кичергән. Студентларга, аларның әти-әниләренә яңа педагогик состав белән танышу мөмкинлеге бәйрәм линейкасында ук тудырылды.

Быел техникумда уку-укыту буенча директор урынбасары вазыйфаларын Юлия Илькаева башкарачак, директорның  методик һәм кадрлар белән эшчәнлек буенча урынбасары итеп Роза Имамова билгеләнгән. Илһам Шакировка - укыту-практик эшчәнлек, Зөлфия Хафизовага  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфалары йөкләтелгән. Быелдан студентларны химия һәм биология серләренә Айдар Низамов төшендерсә, ОБЖ фәнен шулай ук яңа педагог – Суфиян Илькаев укытачак.

Лилия Бәхтиева - Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International