Хуш исле чәчкәләр бәйләме, ак бантлар арасында балачак иленең шаян дус егет-кызларын танып та булмады бүген мәктәпләрдә узган Белем бәйрәмендә! Энәдән генә төшкән костюм-чалбарларын, күлмәк-жилетларын хәсиятләп киеп, кулларына чәчкә бәйләмнәрен тотып, зур өметләр, якты хыяллар белән мәктәп бусагасын атлап керде алар. Йөзләрендә җитдилек тә, дулкынлану да бар. Өр-яңа, апа-абыйлардан гына ишетеп белгән Белем илендә Беренче укытучы каршы алды аларны. Беренче укытучы, тәүге дәрес. Районыбызның беренче сыйныфка баручы 376 укучысы бәйрәм тантанасында ук инде үз осталыкларын җыр-бию, нәфис сүз аша күрсәттеләр. Югары сыйныфларда укучылардан хәер-фатиха алып, тәүге кыңгырау чыңы астында сыйныф бүлмәләренә юл алдылар алар.
Ел саен күңелдәге матур-моңсу хатирәләрне яңартучы Белем бәйрәмендә мәктәпләребездә мәгариф ветераннары да хөрмәтле кунак буларак катнаша. Укытучы остазлары белән матур элемтәдә эшләүче Актанышның 2 нче мәктәбе районда укучы балаларның да, беренче сыйныфка керүчеләрнең дә күплеге белән аерылып тора. Быел да 760 баланы укырга кабул итте мәктәп, шуның 104 е – беренчеләр. Бәйрәм тантанасында катнашучы Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов та укучыларның чыгышларын мәгариф ветераннары белән бергә тамаша кылды, аларның хәл-әхвәлләрен белде, бәйрәм белән котлады.
Мәктәп ел да укучыларның вальсы, театральләшкән миниатюралар, заманча флешмоблар белән уку елын ача. Быелгы бәйрәм тантанасында да югары сыйныф укучылары да, беренчеләр дә актив булды. Бәйрәм мизгелләрен Лиана Латыповага ГТО нормаларын үтәгән өчен махсус билге тапшыру да күркәмләндерде. Мәктәп директоры Илшат Вахитов мәктәпкә ярдәмләшеп яшәүче гаиләләргә, ата-аналарга рәхмәтен белдерде, узган ел ирешкән уңышларның быел да дәвамлы булуын теләп, мәктәп данын Бөтенрәсәй югарылыгында яклауны максат итеп куйды.
Хөрмәтле укучылар, укытучылар, мәгариф ветераннары, ата-аналар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән ихластан котлыйм, исәнлек, саулык, иминлек телим.
Бүген районыбызның һәр белем бирү йортында Белем бәйрәме узды, 376 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Шуның 104 е – Актанышның 2 нче, 54 е - Актанышның 1 нче, 20 се – Актанышның “Тылсым” башлангыч мәктәп-бакчасында, 198 е - авыл мәктәпләрендә.
Илебез, республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белем һәм тәрбия бирү системасының бүген заман югарылыгында яңартылуына, матди-техник базаның камилләшүенә, белем һәм тәрбия бирү сыйфатының XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек булуына максат куеп, өстенлекле проектларны тормышка ашыра. Без дә районда мәгариф системасының сыйфатлы эшчәнлеге өчен максатчан программалар булдырып эшлибез. Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген кабул иткәндә дә белем һәм тәрбия сыйфатын тәэмин итәрлек шартларны карадык, иминлек, куркынычсызлык, туклану мәсьәләләренә дә төп игътибарны бирдек.
Һәр яңа уку елы ул - җитди итеп уку, кирәкле белем һәм күнекмәләр алу, талант һәм сәләтләрне үстерү юлында яңадан-яңа урләр куеп эшләү елы. Быел да уку алдынгыларының, төрле олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләрнең сафлары артуын көтәбез, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүчеләр дә район мәгариф системасында үз эзен калдырыр дип ышанабыз. Бала- укытучы- ата-ананың бердәм эшчәнлеге белем бирүдә генә түгел, тәрбия бирүдә дә үз нәтиҗәсен бирер.
Укучыларыбызга зур өметләр баглыйбыз. Нәкъ менә алар - районыбызның, республикабызның киләчәген, икътисадын, яңа казанышларын, тарихын һәм мәдәни мирасын формалаштырачак яңача уйлаучы, яңача фикерләүче буын. Без сезгә терәк тә, таяныч та һәм янәшә баручы остаз да булырбыз! Яңа уку елы, яңа эзләнүләр, яңа биеклекләр, яңа иҗади казанышлар белән! Белем бәйрәме белән!
24 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантаналы чарага 51 гаилә чакырулы иде.
Актаныш районыннан тантаналы чарада Гимаевлар гаиләсе катнашты. Фәнис абый да, Дания апа да - авылда үз бәхетен тапкан хөрмәтлеләр. Әлеге үрнәк гаилә сентябрь аенда алтын туйларын да билгеләп үтәчәк.
Хөрмәтле Энгель Нәвапович!
Сезне һәм барлык актанышлыларны Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм.
Безнең яраткан республикабыз- күп милләтле, күп динле, гореф – гадәтләргә бай хезмәтчәннәр, профессионаллар төбәге. Киләчәктә дә үссен һәм чәчәк атсын.
Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек, аяз күк йөзе, шатлык, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим.
Тирән ихтирам белән, сезнең Дәүләт Думасы депутаты А.Г. Когогина.
Киров авыл Советының яңа мәһабәт бинасын ачу бүген Татарстан Республикасы көненә һәм изге җомга көненә туры килде. Эштә дә, бәйрәмдә дә бердәм һәм актив кировлылар бүгенге матур чарага да яше-карты, бала-чагасы бергә җыелып килде. Күтәренке күңел, якты йөз, җыр-моң һәм Актаныш чәкчәге белән каршы алды алар бәйрәмгә килгән кунакларны. Тантаналы мизгелләр башланганчы авыл яшьләре, балалары Киров авыл җирлеге башлыгы призына узучы футбол ярышларының финалында үз җитезлекләрен, уйнау осталыкларын күрсәтте.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов кировлылар белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашып, соңгы елларда авыл җирлегендә барган матур үзгәрешләргә тукталды. Киров авылы үзәге шәһәрчек рәвешендәге матур үзәккә әйләнеп бара. Мәдәният йорты, ФАП янәшәсендә бик күркәм авыл Советы бинасы төзелде. Шунда ук фини-футбол мәйданчыгы да бар.
Энгель Нәвап улы киләчәктә әлеге үзәкне авылның матур бер паркы рәвешендә күрергә теләвен белдерде.
Киров авыл җирлеге бинасын төзү эшләре быел яз көне март аенда башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, “ПМК” оешмасы тарафыннан кулланылышка да тапшырылды.
Соңгы елларда авылларның йөзе бик нык үзгәрә. Республикада 40 ка якын программа эшли. Ул программалар халыкның көнкүрешен, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Без бүген Киров җирлегендә аның матур үрнәген күрдек. Киров авыл җирлеге бинасы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка басты. Бина халыкның очрашу урыны булсын, матур, бердәм эшләре белән киләчәктә дә безне сөендереп яшәсеннәр.
Дәүләт программасына керергә булышкан район башлыгы Энгель Фәттаховка, җирлек җитәкчеләре – Киров авыл башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфак Гаяновка, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиевка, “ПМК” төзелеш оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтовка, төзүчеләргә җирлек халкы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.
Актанышның 1 нче мәктәбе яңа уку елын үз спорт мәйданчыгы белән каршы ала. Дәүләт программалары нигезендә төзелгән ике объект ачылды бүген Актанышта Татарстан Республикасы көнендә. Шуның берсе - Актанышның 1 нче мәктәбе спорт мәйданчыгы. Мәктәп укучылары тәүге матчны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә башлады. Киров авыл Советы бинасын тантаналы ачу вакытында исә, яшьләрнең авыл башлыгы призына үткән футбол уеннарына нәтиҗә ясалып, җиңүче командалар бүләкләнде. Җиңүче команда капитаны Илшат Рәшитов район башлыгына мөрәҗәгать итеп, авылда яшьләргә уйнар өчен хоккей мәйданчыгы төзелүен сорады. Җирлекләрдә халыктан кергән сорауларның чишелешен табуда дәүләт программалары ярдәмгә килә. Максатчан 40 программаның безнең районда 30 ы эшли. Яшьләрнең, балаларның актив булып, үз сорауларын җитәкчелеккә белдерә алулары аеруча сөенечле. Чөнки аларның тормышта үз урыннарын табуда мөстәкыйль, актив, үзфикерле булулары кирәк тә.
Бүген, ватандашларыбыз Татарстан көнен бәйрәм иткәндә, Актаныш үзәгендә тагын бер мини-футбол мәйданчыгы ачылып, ул актанышлылар өчен республикадан зур бүләк булды. Әлеге мәйданчык мәктәп территориясендә ачылуы белән үзенчәлекле. Актанышның беренче санлы мәктәбе ихатасын ямьләндереп торучы объектны нәкъ менә республика көнендә тантаналы төстә ачу үзе бер өстәмә бәйрәмгә әверелде. Беренчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе килгән иде. Энгель Нәвап улы иң башта тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, республика көненең нинди зур әһәмияткә ия икәнен искәртте.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.
Республика көне - республика, район халкының тынычлыгы һәм иминлеге, бердәмлек символы ул.
Без төбәгебезнең рухи, матди байлыгы, тарихы, халкы, бергәләп куйган хезмәтләребез белән горурланабыз.
Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.
Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә. Авыл клублары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр, юллар, тротуарлар салына. Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Район игенчеләре, һава торышы начар булуга карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт аларга.
Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек, тынычлык телим.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика табибларына һәм социаль хезмәткәрләренә 187 яңа автомобиль, «Бердәм Россия» инициативасы буенча сатып алынган 3 «Мобиль поликлиника» медицина комплексы тапшырды.
"Тормыш сыйфаты белән бәйле бар нәрсә күп очракта сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының көйле эшенә бәйле. Без транспорт чараларының ни хәлдә булуын игътибар белән күзәтәбез, чөнки ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре — сәламәтлек саклау системасының бик мөһим элементы», — диде Рөстәм Миңнеханов.
"Демография“ милли проекты кысаларында "Өлкән буын" проекты бар, аның нигезендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затлар диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына машина белән йөртеләчәк. Республикада әлеге чарага гына да 64 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән һәм Татарстанда социаль яклау органнары өчен 43 автомобиль сатып алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районының Актанышбаш, Такталачык, Мәсәде авыл җирлекләре башлыкларына яңа "Шевроле Нива" автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән тантанада авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Миңһаҗев, Илһам Шәмсунов, Флүрә Минһаҗетдинова район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә катнаштылар.