ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан бүген мәдәният паркында «Татар дигән милләтем бар» дигән флешмоб уздырды. Республика тарихы турында китаплар күргәзмәсенә  күзәтү дә оештырылды паркта. Чарада авыл халкы, "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" вәкилләре катнашты. Катнашучылар  викторина һәм конкурсларда актив булды. Чарада шулай ук республика гимны һәм халык яраткан татар җырлары яңгырады.

3 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Советы бинасында алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак.

2019  елның  29 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  100 нче  парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар -  Актаныш районыннан  Шәйхразыев Айнур Айрат улы  һәм    Бакирова Альбина Әбүгали кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе   Г.Б.Мөхәмәдиева  Шәйхразыевлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып, әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

Телефон, компьютер, планшеттан башка яшәү рәвешен күзаллап та булмый хәзер. Кинәт кенә алар сафтан чыкса нишләргә? Иң элек, гарантиясен карагыз. Билгеләнгән вакыт узмаганмы?

Әгәр гарантия срогы тәмамланмаса, сез сатучыдан таләп итәргә хокуклы:

- шундый ук маркалы товарга  алыштыруны;

- башка марканы бәя аермасын түләп сатып алуны;

- сатып алу бәясен киметүне;

- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне;

- сезнең яисә өченче зат тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны каплауны.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген районның террорга каршы чираттагы  комиссиясе утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Энгель Фәттахов алып барды. Утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең 09.08.2019 ел, №19-7248 санлы хаты нигезендә, районда террорчылык куркынычы дәрәҗәләрен билгеләгәндә Актаныш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең гамәлләр планына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; республика көне – 30 август, Белем көне – 1 сентябрь һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар үткәрү; терроризм һәм экстремизмны кисәтү чараларын көчәйтү мәсьәләләре каралды.

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.

Россия җыелма командасы WorldSkills чемпионатында 22 медаль белән икенче урынны яулады.

Россия вәкилләре барлыгы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм профессионализм өчен 25 медальон яулады. Россиянең медальләр тупланмасында татарстанлыларның өлеше дә бар.

Айдар Минеев "Прототиплар җитештерү" компетенциясендә алтын медаль яулады. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронза медальгә лаек булды. "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясендә Ислам Нигъмәтуллинга көмеш медаль тапшырылды.

Гомуми зачетта беренче урынны Кытай җыелмасы яулады, өченче урынга Көньяк Корея вәкилләре чыкты.

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.   

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак. 

Шулай  ук  түбәндәге  районнарда  да  сөткә түләү республика  буенча  уртача  бәягә караганда  югарырак, болар:  Татарстанның  Әлки (19,75 сум), Спас  (19,39 сум), Норлат  (19,20 сум), Яңа  Чишмә (19 сум), Кукмара (19 сум), Аксубай (19 сум), Биектау  (19 сум),  Питрәч  (18,98 сум), Мамадыш  (18,75 сум), Бөгелмә  (18,66 сум), Теләче (18,5 сум), Саба (18,46 сум), Чирмешән (18,4 сум), Тәтеш  (18,38 сум), Арча (18,37 сум), Азнакай (18,37 сум) һәм  Актаныш (18,2 сум) районнары.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю чорында комбайнчылар һәм механизаторлар арасында ярыш йомгаклары буенча алдынгылар бүләкләнде.

Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

“Бүгенге көнгә республикада 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык 30,5 ц/га тәшкил итә. Якынча 880 мең га мәйдан урылды, бу планның 60 процентын тәшкил итә. Мин 5 млн тонна ашлык җыеп алырбыз дип фаразлыйм”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр соңгы ике атнада шактый нәтиҗәле эшләр башкарылуын әйтте. “Бүген көчле комбайн тәүлеккә 100-150 тонна ашлык суктыра. Әле 600 мең гектар мәйданда - арпа, 500 мең гектарга якын мәйданда сабан бодаен  урып-җыясы бар. Кукурузны да сентябрьнең икенче яртысында җыеп алачакбыз. Соңрак көнбагышны җыеп алырга туры киләчәк. Быел 500 мең тоннага якын рапс һәм көнбагыш җыярбыз дип өметләнәм”, - диде ул.

Республикада урып-җыю эшләренә якынча 10 көнгә соңрак керешкәннәр. Хәзерге вакытта кырларда 3,5 мең ашлык җыю комбайны эшли.

Татарстанда 2018 елда, кукурузны исәпкә алмыйча, 3,7 млн тонна бөртекле культуралар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International