Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
“Бүгенге көнгә республикада 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык 30,5 ц/га тәшкил итә. Якынча 880 мең га мәйдан урылды, бу планның 60 процентын тәшкил итә. Мин 5 млн тонна ашлык җыеп алырбыз дип фаразлыйм”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр соңгы ике атнада шактый нәтиҗәле эшләр башкарылуын әйтте. “Бүген көчле комбайн тәүлеккә 100-150 тонна ашлык суктыра. Әле 600 мең гектар мәйданда - арпа, 500 мең гектарга якын мәйданда сабан бодаен урып-җыясы бар. Кукурузны да сентябрьнең икенче яртысында җыеп алачакбыз. Соңрак көнбагышны җыеп алырга туры киләчәк. Быел 500 мең тоннага якын рапс һәм көнбагыш җыярбыз дип өметләнәм”, - диде ул.
Республикада урып-җыю эшләренә якынча 10 көнгә соңрак керешкәннәр. Хәзерге вакытта кырларда 3,5 мең ашлык җыю комбайны эшли.
Татарстанда 2018 елда, кукурузны исәпкә алмыйча, 3,7 млн тонна бөртекле культуралар җыелды.