Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урын яулады

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International