Телефон, компьютер, планшеттан башка яшәү рәвешен күзаллап та булмый хәзер. Кинәт кенә алар сафтан чыкса нишләргә? Иң элек, гарантиясен карагыз. Билгеләнгән вакыт узмаганмы?
Әгәр гарантия срогы тәмамланмаса, сез сатучыдан таләп итәргә хокуклы:
- шундый ук маркалы товарга алыштыруны;
- башка марканы бәя аермасын түләп сатып алуны;
- сатып алу бәясен киметүне;
- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне;
- сезнең яисә өченче зат тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны каплауны.
Техник яктан катлаулы товарлар сезгә гарантия нигезендә түбәндәге очракларда алыштырыла:
- товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта сатып алынган көннән соң 15 көн эчендә,
- ә 15 көннән соң җитешсезлекләр ачыкланса, төзәтеп булмаса, җитешсезлекләр берничә тапкыр төзәтелеп тә бетмәсә.
Шул ук вакытта сез сатучы таләбе буенча сыйфатсыз товарны кире кайтарырга бурычлы.
Ремонт чорында сезгә вакытлыча куллануга шундый ук сыйфатлы товар бирергә (сатучы язма рәвештә таләп куелган көннән алып өч көн эчендә бирергә тиеш).
Бәхәсле хәлләрдә сезгә товарга экспертиза үткәрүне тәкъдим итәргә кирәк.
Экспертиза бәяләмәсе белән килешмәгәнсез икән, аның нәтиҗәләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин.