24 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантаналы чарага 51 гаилә чакырулы иде.
Актаныш районыннан тантаналы чарада Гимаевлар гаиләсе катнашты. Фәнис абый да, Дания апа да - авылда үз бәхетен тапкан хөрмәтлеләр. Әлеге үрнәк гаилә сентябрь аенда алтын туйларын да билгеләп үтәчәк.
Гаилә башлыгы Фәнис Низам улы Арча техникумында укыган. Машина йөртүчеләр өчен курсларны тәмамлап, 1965 елда Актаныш районының Иске Байсар МТСында тракторчы булып эшли башлый. Яшь белгечнең тырышлыгын бәяләп, аңа яңа МТЗ-80 тракторын ышанып тапшыралар. Өметләрне аклый яшь белгеч. Тиз арада үз эшенең остасы булып таныла ул. Башкаларны да хезмәтенең серләренә өйрәтә. Кул арасында бөтерелеп йөрүче уллары да әтиләреннән үрнәк ала. Дилүс, Данис, Флорис – өчесе дә механизатор. Хезмәте белән хөрмәтле Фәнис абый, 40 елдан артык туган кырларда эшли, күп санлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Фәнис Низамович - Татарстан Республикасының атказанган колхозчысы.
Дания Хәмзи кызы Меңнәр мәктәбен тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген сыер савучы буларак башлый. 1969 елдан Иске Байсар авыл җирлегендә эшли. Биредә ул төрле тармакларда хезмәт куя. Сыер савучы, бозау караучы, тегүче, бакчачы булып, 40 елдан артык эшли.
Бәхетле пар Гимаевлар ирле-хатынлы өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Дилүс, Данис, Флорис - тракторчылар династиясенең дәвамчылары. Алар барысы да туган җирдә яшиләр һәм «Ташкын» хуҗалыгында эшлиләр. Олы уллары Дилүс тракторда эшли, хатыны белән өч бала үстерәләр. Данис кышын - тракторда, җәен азык җыю комбайнында хезмәт куя. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Кече улы Флорис та хуҗалыкта тракторда эшли. Өчесе дә коллективта абруйлы һәм хөрмәтле.
Бүгенге көндә Гимаевлар нәселе дәвамчылары үсә, бәхетле бабай һәм әбинең 5 оныклары, 1 оныкчыклары бар.