Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда төрле рәвештә 410 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар.

Ә светофорга иң авыр ияләшүчеләр- район территориясендә генә машинада йөрүчеләр. Бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Ленар Ямалетдинов шоферларга кабат юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерә.
.png)
Бу хакта тулырак https://youtu.be/Zgq5Y2PovMk сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Бүген райондашларыбыз Актанышта бердән-бер светофор таләп иткән кагыйдәләрне аңлап бетерми. Җәяүлеләр аеруча борчыла: автомобиль йөртүчеләр светофордан хәрәкәт итү кагыйдәләрен белми, ди алар. Юкса, үзәктә торган светофор гап-гади - аның ян-яклы өстәмә секцияләре дә юк. Ленин проспектыннан хәрәкәт иткән машиналарга яшел ут янганда, Комсомол урамыннан килгән автомобильләр кызыл утка буйсынып, туктап торырга тиеш. Җәяүлеләр өчен дә кагыйдәләр шул ук. Әмма ике урам кисешкән өлештә ике яклап та җәяүлеләр кичүе бар...
.jpg)
Россия Президенты Юлламасында китерелгән план-тәкъдимнәр Актаныштагы 25 форма-киңәшмә мәсьәләләренә аваздаш. Димәк, халык фикере дулкыны тауның пигына ук барып җиткән. Бу хакта тулырак https://youtu.be/SDnmzqftMHI, https://youtu.be/pD2sD8Hy5PE, https://youtu.be/VXkD6L17lGc , https://youtu.be/L8_xk5Wvmd8 сылтамалары белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз
28 еллык савымчы стажына ия Гөлфия Фәнүр кызына туган көнендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.
.jpg)
ХӨРМӘТЛЕ АКТАНЫШЛЫЛАР!
ТЕХНИК СӘБӘПЛӘР АРКАСЫНДА 17 ГЫЙНВАР КӨННЕ АКТАНЫШ РАЙОН ҮЗӘГЕНДӘ 8.00-14.00 СӘГАТЬЛӘРДӘ СУ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ТУКТАТЫЛАЧАК.
БЕЛЕШМӘЛӘР ӨЧЕН ТЕЛЕФОН 8(85552) 3-09-24.
16 гыйнварда Дәүләт Думасы Россия Президенты керткән "Хезмәт даны шәһәре" мактаулы исем турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Начар метеорологик күренешләр: төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр, урыны белән бозлавык. Юлларда урыны белән бозлавык.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина комитет эшенең төп планнары турында сөйләде һәм 2020 елның язгы сессиясендә каралырга планлаштырылган закон проектларын атады.
"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214 санлы федераль законга үзгәрешләр көченә кергән мизгелдән (2018 ел, 1 июль) Татарстан Росреестры эскроу-счет кулланып өлешле төзелештә катнашуга 1576 шартнамә теркәде.