16 гыйнварда Дәүләт Думасы Россия Президенты керткән "Хезмәт даны шәһәре" мактаулы исем турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
«Бөек Ватан сугышы елларында стратегик объектлар, предприятиеләр һәм фәнни үзәкләр үзәк Россиядән илебезнең эчке төбәкләренә, көнчыгышка эвакуацияләнде, шул исәптән. башкалабыз Казанга да. Бабаларыбыз, әбиләребез киләчәк өчен үз куллары белән фашизмны җиңделәр.
Бу инициатива - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә хәтер һәм дан елы башлануын билгели".