Вертикаль хакимият: Ил Президенты юлламасы гади авыл кешесе өчен

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда бары Актаныш районында гына була торган 25 форма-киңәшмәдә күптәннән инде авыл кешесенең сәламәтлеге, яшәеше, әхлакый тормышын яхшырту турында сүз алып барыла. Район җитәкчелеге каршында авыл башлыклары, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, гомумгамәли табиблар, авыл фельдшерлары, тәртип сагында торучы полиция вәкилләре- социаль юнәлештәге барча җаваплылар еллар дәвамында ай саен хисап тота. Эш яшендәгеләрнең үлеме, тәртипсез аналар һәм балалар, аеры-чөере килгән гаиләләр- барысы турында да мәгълүмат туплана, соңыннан кәгазьдән укыла. Кайвакыт телгә алган саннар, фамилияләр артында тулы бер гаилә, кеше язмышы, кителгән күңел бар икәнен дә онытабыз, ни өчен мондый ситуация килеп чыккан, кайда хата җибәрелгән, уйлап тормыйбыз: безгә иң мөһиме-сан матур булсын. Шуңа күрә дә тәртипсезләргә хуҗа булуга караганда, тизрәк аны үз территориябездән этеп чыгарып, капканы бик күп келә, йозаклар белән бикләп куясыбыз килә. Нәкъ балалар уенындагы кебек: янәсе, син матур, әйбәт-безнеке, ә син- пычрак, ямьсез- тегеләрнеке! Әллә без 40тан үтсәк тә, һаман бала булып калганбызмы? Әллә без дөньяны ничек бар, шулай кабул итә белмибезме, әллә безнең шулкадәр дәрәҗәдә бәгырьләр тупасланганмы?

Җитәкче постына килгәнсең икән, рәхим итеп халкыңны кайгырт! Утырган урындыгың һәм дәрәҗәң генә мөһим икән, бу урын синеке түгел!

Район башлыгы Энгель Фәттахов Россия Президентының Юлламасында әйтелгән фикерләрне 25 форма-киңәшмәдә берничә тапкыр кабатлады: дәүләт хезмәткәре халыкка хезмәт итәргә тиеш.  

   Россия Президенты Юлламасында китерелгән план-тәкъдимнәр Актаныштагы 25 форма-киңәшмә мәсьәләләренә аваздаш. Димәк, халык фикере дулкыны тауның пигына ук барып җиткән.

Бу хакта тулырак  https://youtu.be/SDnmzqftMHI, https://youtu.be/pD2sD8Hy5PE,  https://youtu.be/VXkD6L17lGc  , https://youtu.be/L8_xk5Wvmd8 сылтамалары белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International