Бүген, 16 гыйнвар көнне, “Тамыр” хуҗалыгында хезмәт куючы Гөлфия Фәнүр кызы Нәбиуллина үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен каршы алды. 14 елдан артык шушы хуҗалыкта савымчы булып эшләгән хезмәтсөярне юбилее белән бергә эшләгән коллективы тәбрик итте. 28 еллык савымчы стажына ия Гөлфия Фәнүр кызына туган көнендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен район җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән бу бүләкне юбиляр “Тамыр” хуҗалыгының баш зоотехнигы Рафил Галиев кулыннан кабул итеп алды.
