СЕЗНЕҢ ЗАРЛАРЫГЫЗ: Актаныштагы светофор юл хәрәкәтен контрольгә сала алдымы?

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Актаныш авылының Ленин һәм Комсомол урамнары чатында юл хәрәкәтен контрольгә алучы светофор урнаштырылгач, ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге урында җәяүлеләр катнашындагы юл фаҗигаләренең сизелерлек кимүен билгели. Шунысын ассызыклап үтү мөһим: район үзәгендә светофор,  халык иминлеген кайгырту максатыннан, Татарстан Республикасының  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү программасы кысаларында урнаштырылды.

Чыннан да, Ленин проспектының беренче санлы мәктәп каршындагы участогы шактый һәлакәтләр теркәлгән урын буларак мәгълүм. Монда юл аша чыгучы балалар катнашында аварияләрнең килеп чыгуы аеруча зур борчу тудырып килде.

- Актанышта елдан-ел машиналар саны арта. Бу, билгеле,  теләсәң-теләмәсәң дә, фаҗигаләр санын арттыра. Әмма юллар һәрвакыт саклык сорый: моны юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем – җәяүле дә, автомобиль белән идарә итүче дә аңласын иде. Актаныш үзәгенә куелган светофор шушы юл-транспорт фаҗигаләрен киметүдә әһәмиятле роль уйный. Аеруча балалар өчен мөһимлеге зур аның, - ди Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов.

Илһам Сәлимҗан улы киләчәктә Актаныш авылында светофорлар урнаштыру хәрәкәтенең дәвамлы булачагын билгеләп үтте:

- Кайсы урында аеруча күп  аварияләр теркәлгәнен ЮХИДИ белән берлектә анализлыйбыз, өйрәнәбез. Юл йөрү кагыйдәләренең бозылу очраклары аерым барлана. Район җитәкчелеге кеше гомерен саклап калу, травма алуларны булдырмау юнәлешендә эш алып баруны алмаксат итеп куя. Бу нисбәттән 2020 елда да шактый эшләр планлаштырылган. Светофор урнаштыру да шушы ниятне күздә тота. Бу эш Татарстан Республикасының  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү программасы ярдәме белән тормышка ашырылачак, - дип аңлатты Актаныш авылы башлыгы.

Әмма бүген райондашларыбыз Актанышта бердән-бер светофор таләп иткән кагыйдәләрне аңлап бетерми. Җәяүлеләр аеруча борчыла: автомобиль йөртүчеләр светофордан хәрәкәт итү кагыйдәләрен белми, ди алар. Юкса, үзәктә торган светофор гап-гади - аның ян-яклы өстәмә секцияләре дә юк. Ленин проспектыннан хәрәкәт иткән машиналарга яшел ут янганда, Комсомол урамыннан килгән автомобильләр кызыл утка буйсынып, туктап торырга тиеш. Җәяүлеләр өчен дә кагыйдәләр шул ук. Әмма ике урам кисешкән өлештә ике яклап та җәяүлеләр кичүе бар.

Халык шушы кичүдән чыккан җәяүлеләр өчен борчыла да инде. Мисал өчен, Ленин проспекты буенча хәрәкәт иткән автомобильгә яшел ут яна, ул Комсомол урамына борылыга ниятли. Бу вакытта Комсомол урамы киселешеннән чыккан җәяүлеләр өчен дә яшел ут янып тора. Бу урында кем хаклы? Әлеге сорауны без районның ЮХИДИ вәкиле Ленар Ямалетдиновка юлладык:

- Юл йөрү кагыйдәләренең 13.1 пункты нигезендә, светофорлы  җәяүлеләр  кичүендә  яшел утка хәрәкәт иткән транспорт чарасы, уңга яки сулга борылганда,   тизлеген киметергә яки  туктап, кичүдә булган җәяүлене үткәреп җибәрергә тиеш. Транспорт  чарасы кичү алдында тизлеген киметсә яисә туктаса, кичүдә  җәяүлеләр юклыгына инангач кына,  хәрәкәтен  дәвам  итәргә  мөмкин.  Җәяүлеләрдән дә игътибарлылык сорыйм: тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрегездә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланыгыз. Яктылыкны кире кайтаручы беләзекле яки киемендә ачык төсләр булган җәяүлене күрү ераклыгы – 130-140 метрга кадәр, ә автомобиль фараларында ерак ут янганда  400 метрга кадәр арта. Җәяүленең машина көпчәге астында калу куркынычы бу очракта күпкә кими. Һич югы урамга караңгыда чыкканда, ачык төстәге бизәкләр кергән куртка, аксыл башлык, пирчәткә кияргә яки шундый шарф урарга тырышыгыз,-  ди Ленар Ямалетдинов.

Светофорның тыелган сигналына чыгуның кесәгә шактый “сугачагы” хакында да искәртте юл тәртибен саклаучы:

- Административ хокук бозулар кодексының 12.12 маддәсе нигезендә, светофорның тыелган сигналына йөргән өчен 1000 сум күләмендә штраф салына, ә ел дәвамында  бу кагыйдә кабат бозылган очракта, штраф 5000 сум күләмендә билгеләнә яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Светофор алдындагы стоп сызыгын үтеп туктагын өчен 800 сум штраф билгеләнә. Светофорның кызыл утына буйсынмаган җәяүлеләргә исә  500 сум күләмендә штраф яный.

ЮХИДИ вәкиле шулай ук светофорның тулысынча таләпләргә туры килүен,  аның эшендә өзлеклелекләр, кимчелекләр юклыгын искәртте.  Юл хәрәкәтендә катнашучылардан бары тик игътибарлылык таләп ителә. Юл хаталарны кичерми – шуны онытмагыз.

КУРКЫНЫЧ СТАТИСТИКА: 2019 елда Актаныш районы территориясендәге юлларында 10 кешенең гомере өзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International