ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Шунысы куанычлы, җирлектә берәү күрсәткән үрнәкне күтәреп алырга омтылучылар, шул рәвешле үзләре дә терлекчелеккә ныклап тотынырга теләүчеләр ел саен барлыкка килеп тора.

Быелгы массакүләм чаңгы ярышы “Спорт- тормыш нигезе” девизы астында узды. Кояшлы һәм җилсез булгангамы, гадәттәгедән күпкә салкын көндә дә чаңгычылар зарланмады. “Бүләк” чаңгы трассасында 13 тапкыр старт бирелде, алты яшь аралыгында ир-егетләр һәм хатын-кызлар берәр әйләнә ясап финишка килде. Шулай ук VIP- ярыш булды.

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 9 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -18..-21, аязган вакытта -24.

Көндез максималь һава температурасы -12..114.

Юлларда бозлавык.

- Кеше кайда гына хезмәт куйса да, нинди генә эш башкарса да, ул үзенә карата хөрмәтне даими тоярга тиеш. Рухи яктан да, матди яктан да. Ел әйләнәсе үз хезмәткәрләремне кулдан килгән кадәр сөендереп торырга тырышам, алар моңа лаек, - ди, “Наратлы” хуҗалыгы дилбегәсен ике ел үз кулында тоткан Алмаз Фирдәвис улы.


7
февраль, 2020 ел
җомга

- Ни өчен Иске Кадермәтнең юллары төзекләндерелми?

- Безнең Кадермәтнең урам утлары да юк!

- Иске Кадермәттә алты инвалид өлкән кеше яши. Алар авылның теге башында, юл буена урнашкан кибеткә бара алмый. Автокибет китерсәгез иде!

- Чүп машинасы, юлыгыз начар дип, Кадермәткә керми китә. Кышын гына түгел, җәй көне дә килми, чүп сасып бетә. Акчасын каерып алалар!

- Налог түләү кәгазен пеня чутлый башлагач кына өләштеләр, ни өчен?

 

2020 елның 14-20 июнь көннәрендә Казанда яшь эшмәкәрләр форумына катнашырга чакырабыз.

Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр табу белән кызыксынган иң яхшы проектлар авторлары катнашачак.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген балалар иҗат үзәгенең утырышлар залында мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары җитәкчеләре район мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән очрашты.

Ренат Газетдинов сүзләреннән аңлашылганча, район яшьләре өчен урыннарда ил күләмендә танылу алган волейболчылар белән очрашулар, мастер-класслар уздыруны оештырып җибәрүгә ирешсәк, әлеге спорт төренә тартылучылар бермә-бер артыр иде. Олимпиада уеннары чемпионы белән очрашу – моңа тәүге, ныклы адым булып тора Актанышта.

Волейбол легендасы белән очрашуга балалар да, өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Обмочаев волейболны үз иткән актанышлылар белән фикер алышып, үзенең волейболлы тормыш юлын бәян итте.Балаларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International