Халык экологик мөнәсәбәткә сусаган: бүген Иске Сәфәр авыл җирлегендә хисап җыены узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Иске Сәфәр авыл җирлегендә 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Иске Сәфәр, Иске Кадермәт, Терпеле авылларында 406 хуҗалык бар.

Аларда 1112 кеше гомер кичерә. 590 кеше үзара салым акчасын түләргә сәләтле, дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова.

Бәс, шулай икән, Иске Сәфәр мәдәният йорты халык белән тулы булырга тиеш иде бит. Салым түләүчеләрнең фәкать 10 проценты гына җыенга килүне кирәк дип тапкан, җыенда катнашкан 59 авылдашны гына туган җирдәге вәзгыять кызыксындыра, димәк.

Элек-электән билгеле, тарих китапларыннан да укып беләбез, авылның типсә тимер өзәр ир-егетләре я мәчеттә, я башка билгеле урында киңәш-табыш кылып, авыл язмышын бергәләп хәл иткәннәр.

Искесәфәрлеләр “безгә закон нипачум” дигәннәрме, әллә җитәкчелеккә кул селтәгәннәр: менә шулай лаеклы ялдагы апа-абыйлар, берничә урта яшьтәге ханым-әфәнделәр белән узды җыен-җыелыш.

Ярый әле Совет чорында тәрбияләнгән буын исән-сау авылда, алар булмаса, җитәкчеләргә үзенең урынбасарлары белән генә оештырасы кала бу йомгаклау киңәшмәләрен.

Ел дәвамында әле сөт, әле су, әле фаҗига белән әледән-әле телгә кереп-кереп алган Иске Сәфәр җирлегенә барганда, җыенның шау-шулы үтәчәген тоемлау бар иде инде. Карап торышка бик матур, төзек өйләре белән каршы алды Иске Сәфәр.

Әйе, тырыш, бер-берсеннән ак көнләшү белән йорт-җир тергезгән, ихата корган, мул тормышлы кешеләр яшәгәнлеге күзгә ташлана. Башлык Гөлнара Сәйфетдинова район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанованы күпләп терлек асраучы гаиләләр белән таныштырды.

Кайчандыр суган үстерүне күпләп терлек үрчетүгә алыштырган искесәфәрлеләр, бездә эш юк, рәтләп акча түләмиләр, дип зарланып утыра торганнардан түгел.

Мәсәлән, Дамир Имамовның крестьян –фермер хуҗалыгында 24 баш терлек бар. Дәүләт программасы аша ярдәм алып, мал башын шушы санга кадәр җиткергән Дамир абый күрше Актаныш агрофирмасының "Киров" бүлекчәсендә хезмәт куя. Биш ел ясалма орлыкландыру технологы булып эшли.



Раянов Булатның ихатасы, йорты, койма-капкалары әллә каян үзенә җәлеп итә. Иске Сәфәрдә яшәүче бик күп авылдашларының йорт-җирен ныгытучы оста куллы Булат терлек асрауның җаен тапкан.

Хатыны Айгөл белән бергәләшеп дөнья көтәләр, Айгөл тегү эшенә бик оста. Тик җитештергән итләрен базар бәясеннән очсызга, 260 сумга сатарга мәҗбүр алар. Җитәкчелектән шушы проблеманы хәл итүдә ярдәм сорадылар.



Булат һәм Ләйлә Туктаровлар- укытучылар, ике кыз үстерәләр, тагын бер кыз көтәләр. Авылда яшәүнең тәмен белгән яшь гаилә сыер малын дәүләт программасы ярдәмендә арттырган.

Раяновлар да, Туктаровлар да “Мини-ферма” программасында катнашып, 400әр, 200әр мең сум акчалата ярдәм алганнар.

Менә шундый күпләп терлек асраучылар авыл башлыкларының рейтингын хәйран гына өскә үрләтәләр. Иске Сәфәр җирлеге башлыгы, үз хисап чыгышында, районда һәрчак макталуын әйтте, моның өчен җирлектәге алны-ялны белми мал караган авылдашларына рәхмәт белдерде.

Хәзер инде җитәкчелекнең халыкны кайгыртыр чираты. Чыгышларны сабыр гына тыңлаган абый-апаларның буасы ерылды.

Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз фикерләрен җиткерде алар. Күрәсең, күптәннән күзгә-күз сөйләшмәгәннәр, җитәкче белән аралашмаганнар.

  • Ни өчен Иске Кадермәтнең юллары төзекләндерелми?
  • Безнең Кадермәтнең урам утлары да юк!
  • Иске Кадермәттә алты инвалид өлкән кеше яши. Алар авылның теге башында, юл буена урнашкан кибеткә бара алмый. Автокибет китерсәгез иде!
  • Чүп машинасы, юлыгыз начар дип, Кадермәткә керми китә. Кышын гына түгел, җәй көне дә килми, чүп сасып бетә. Акчасын каерып алалар!
  • Налог түләү кәгазен пеня чутлый башлагач кына өләштеләр, ни өчен?
  • Нигә Яхшыйга биш чакрым асфальт юл салалар да, Сәфәргә вак таш та юк?
  • Авылны төлке басты, җәен урамда да йөриләр, бөтен кош-кортны буып бетерәләр!
  • Лейкозлы сыерларны көтүгә чыгармаска, диделәр бит. Нигә һаман чыгаралар?

Бу әле блокнотыма теркәлгән сораулар гына, видеоязмага яздырылганнары да бихисап.

Күпләп мал асраучы җирлек дип макталсалар да, Балтач районыннан тана алып кайткан хуҗалар дәүләт программасыннан файдалану тәртипләрен әлегәчә белеп бетермәүләрен, кайберләре куллларына әле дә ярдәмнең килеп кермәвен әйткәч, без кемне алдап, алдынгы булмакчы булабыз соң, дигән урынлы сорау туды. Кемне булсын, әлбәттә, ҮЗЕБЕЗНЕ! Ялган саннар, ялган мәгълүмат, ялган матурлык! Экологик чиста ризык эзләп кибетләрдә арлы-бирле йөгерәбез, ә ихлас, риясыз мөнәсәбәтләрне каян табарга? Чын күңелдән, "Бу-минем халкым, бу-минем җирем", дип җитәкче урындыгын биләүчеләр үз вазыйфаларын тиешенчә башкаргач, ХАЛЫК ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛАГАЧ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International