Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советы һәм район мәгариф идарәсе арасындагы территориаль Килешүгә үзгәрешләр, өстәмәләр кертелде

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

 Бүген балалар иҗат үзәгенең утырышлар залында мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары җитәкчеләре район мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән очрашты.

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советына 43 башлангыч профсоюз оешмасы керә.

Бүгенге утырышка 39 профсоюз оешмасы җитәкчесе килгән иде.

Утырыш эшенә район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары Советы рәисе Айрат Кәрамов рәислек итте һәм чыгыш ясады.

Утырыш эшендә район мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айнур Гыймадиев катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International